21 мар. 2013 г.

Нәүрүз бәйрәме белән!



        "Нәүрүз” сүзе фарсыча "яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килә.
XIX гасырда Нәүрүз көннәрендә (ул берәр атнага, ун көнгә сузылган) йорттан-йортка кереп "нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Моны укучы балалар башкарган. Нәүрүз такмагын укып, яки яттан әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.
Шәкертләрнең болай йөрүе үзенә күрә бер күңел ачу була. Салкын кышлар бетеп килүенә шатлану, авыл халкының күңелен күтәрү.
Бераз сыйланып алучылар да булган, чөнки нәүрүз әйтүләр беркайчан да бушка булмаган.
Ач ишегең, керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез,
Хәер-дога кылабыз,
Аш-сый көтеп торабыз,
Нәүрүз мөбарәкбад.

Һәм башка шундый такмаклар дәвам иткәннәр.
 Мөслим лицеенда да Нәүрүз бәйрәме елдагыча бик күңелле үтте. Милли ризыклар белән сыйланып, төрле уеннар уйнап, такмаклар әйтешеп, укучылар һәм укытучылар күңел ачтылар. Бәйрәм җырлар,  дәртле биюләр, Кыш бабайны озату, Нәүрүзбикәне каршы алу кебек күренешләр белән үрелеп барды.

Комментариев нет:

Отправить комментарий