5 сент. 2013 г.

«Кем мин һәм кайдан минем тамырларым?» Бөтендөнья татарлары өчен конкурс



Конкурс кагыйдәләре


1.Конкурсның оештыручысы
Конкурсның оештыручысы - Яр Чаллы шәһәренең Татар Иҗтимагый Үзәге (ТИҮ).
2.Конкурсның төп максатлары һәм бурычлары
Татар халкында билгеле тарихи шәхесләргә, туган ягына карата хөрмәт һәм мәхәббәт хисләрен тәрбияләү, шулай ук аның тарихына, мәдәниятенә һәм ислам диненә карата горурлык хисен уяту;
Милли горурлык хисен уяту
Татар халкының киләчәк тормышына карата уңай караш формалаштыру.
Һәр кеше үзенең җиде бабасын белергә һәм хөрмәтләргә тиеш. Җиде буын безне бу фани дөньяга китергән, безгә җан өргән. Аларның җаны бездән ярдәм һәм дога көтә, ошбу эшебездә теләгебезгә Аллаһы Тәгаләнең ярдәме булсын. Гаилә бер кечкенә дәүләт кебек, ул үзенең кануннары, гореф-гадәтләре, халкы белән яши. Безнең борынгы бабаларыбыз өчен әхлак, рухи һәм акыл тәрбиясе финанс чараларыннан мөһимрәк булган. “Үз тарихын оныткан халыкның киләчәге юк”.
Үз халкыңның, борынгы бабаларыңның дөрес тарихын белмичә, лаеклы киләчәк төзү мөмкин түгел. Онытмыйк, шәҗәрәләр белү, язып бару -  матур һәм борынгы гадәт.
3.Конкурсның оештыруы
Конкурс 2013 нче елның 20 августында башланып китә һәм 2014 нче елның 1 гыйнварына кадәр дәвам итә. Бәйгедә 14 яшьтән 60 яшькә кадәр барлык теләүчеләр катнаша алалар. Искә төшерәбез, татарларның тарихи ватаны Татарстан Республикасының чикләре белән генә чикләнми.
4.Конкурс эше
1.    Баш бит;
2.       Бәйгедә катнашучының биографиясе;
3.      Минем шәҗәрә агачы;
4.      Мөстәкыйль мәкалә.
5.      Конкурс эшенә карата таләпләр
1.      Баш биттә түбәндәге мәгълүматлар булырга тиеш:
- Бәйгенең темасы «Кем мин һәм кайдан минем тамырларым?»;
- ФИО тулысынча; туган көн, ай, ел; 
- Телефоннар (илнең яисә шәһәрнең коды белән);   
- Адрес: индекс, республика яки дәүләт, шәһәр/авыл, урам, йорт, фатир;
- Катнашучының фотосурәте.
  Баш битне рәсмиләштергәндә, бизәгәндә бәйгедә катнашучының фантазиясе (юмартлыгы) сәламләнә. Шрифт һәм текстның зурлыгы сезнең карамакта. Битнең форматы А4.
2.      Автобиографиянең күләме 400 символдан артырга тиеш түгел. Шрифт - Times New Roman 12-14.
3.      Шәҗәрә агачының эчтәлеге:
- Шәҗәрә (7 буын) - ир-ат яки хатын-кыз сызыгы буенча;
- Гаилә әгъзаларының һәм туганнарның туган һәм үлгән көннәре;
- Гаилә әгъзаләренең һәм туганнарның туган ягы;
- Исемлектәге бөтен кеше өчен гомуми шәҗәрә агачы;
- Гаилә әгъзаләренең фотосурәтләренең скан-күчермәсе (мөмкинлеккә карап);
Шәҗәрә агачы азат формада рәсмиләштерелә (басма текст яки кулъязма рәвешендә),  битнең форматы чикләмәләрсез. Кулъязма яки шрифт аңлаешлы булырга тиеш.
4.      Гаилә әгъзалары турында мөстәкыйль мәкалә: мәдәният, дин, мәгариф, игәнәчелек һ.б. өлкәләрдә, тарихта билгеле эз калдырган туганнарыгыз турында тирән эчтәлектәге язма. Шулай ук кайсы туганнарыгызның уңышлары белән горурланасыз. Ыруыгызның дәрәҗәсен күтәрүдә, сездә дәртле яшәү рухы тудыруда, кайсы туганыгыз зур өлеш керткән. Мәкаләнең күләме - 3-5 бит басма текст, шрифт Times New Roman 12-14. 
5.      Конкурс эше почта конвертына салына, биредәге адреска юллана: ТИҮ; Яңа шәһәр, 18/06 – 51к, Яр Чаллы шәһәре, Татарстан Республикасы, индекс: 423823.
6.      Мәкалә CD-R, CD-RW яки DVD-RW форматтагы тәрилкәгә языла һәм конкурс эше белән бергә конвертка салына.
7.      Конкурс эше татар яки рус телендә башкарыла. Туган телне саклау һәм үстерү мөһим буларак, татар теленә өстенлек бирелә.
6.      Җиңүчеләрне бүләкләү
Бәйгенең комиссиясен (жюрине) ТИҮ билгели. Жюри барлык конкурс эшләрен тикшерә, бәйгедәге эшләрнең эчтәлегеннән чыгып, дөреслеккә туры килүен исбатлап, темаларны  тулаем ачыклап, бердәм формада рәсмиләштереп, хаталар һәм ялгышлыкларның юклыгын исәпкә алып, җиңүчеләрне һәм лаеклы катнашучыларны билгели.
Бәйге эшләре 2014 нче елның 1 гыйнварына кадәр кабул ителә.
Конкурска йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү 2014 нче елның 25 гыйнварында булачак.  

Конкурсның нәтиҗәсе буенча:
1 нче урынга лаеклы җиңүче - мактау кәгазе, 50 000 сум, мөселман сәгате белән бүләкләнә.
2 нче урынга лаеклы җиңүче - мактау кәгазе, 30 000 сум, мөселман сәгате белән бүләкләнә.
3 нче урынга лаеклы җиңүче - мактау кәгазе, 20 000 сум, мөселман сәгате белән бүләкләнә.
Шулай ук бәйгенең хөрмәткә лаеклы 7 катнашучысы мактау кәгазе һәм кыйммәтле бүләкләр белән бәяләнәчәк.
Бүләкләүләрдән соң мәкаләләрнең унысы Татарстан Республикасының массакүләм матбугат чараларына тапшырылачак.
Җиңүчеләр телефон аша хәбәр бирелә.
Җиңүчеләргә өстәмә рәвештә бүләкләр бирергә теләүче иганәчеләр булса, рәхим итегез.

Белешмәләр өчен телефон: 8-906-330-47-73.
Эл. почта: konkurs.tatar@yandex.ru
ТИҮ рәисе Рәфис Кашапов.

Комментариев нет:

Отправить комментарий