3 сент. 2013 г.

«IT-чемпион» бәйгесенең икенче этабына йомгак ясалды


02.09.2013
Татарстанда мәктәп укучылары арасында «IT-чемпион» бәйгесе дәвам итә. Бүген, 1 сентябрьдә, конкурсның икенче этабына йомгак ясалды.
Инде хәбәр иткәнебезчә, Россидә тиңе булмаган бу бәйгенең максаты - Татарстанда электрон хезмәтләрне популярлаштыру. Һәм аның төп үзенчәлеге шунда ки, бу эш белән дәүләт җитәкчеләре түгел, ә балалар шөгыльләнә.
Укучылар электрон хезмәтләр порталын 280 мең кешегә «баеткан»
Кагыйдә буларак, әлеге төр хезмәтләрдән файдалану өчен, иң беренче чиратта, uslugi.tatarstan.ru cайтында теркәлү узарга кирәк. Укучылар ата-аналарын, туганнарын, күршеләрен һәм башка өлкәннәрне шушы сайт белән таныштыра, аларга өйләреннән чыкмый гына фатир, ут, су, газ һәм штрафларны түләргә өйрәтә. Тырышлыгы өчен укучы билгеле бер күләмдәге баллар белән «бүләкләнә».
Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта бәйгедә барлыгы 236 мең укучы катнаша. Алар ярдәме белән республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталыннан 280 меңгә якын өлкән буын вәкиле файдалана башлаган. Халык хәзер электрон рәвештә торак-коммуналь хезмәт һәм штрафларны гына түгел, ә башка төр түләүләрне дә бик теләп башкара, ди.
Иҗади проектлар конкурсында катнашырга теләүчеләр арта
«IT-чемпион» конкурсының икенче этабы 1 июнь көнне башланып киткән иде. Республиканың иң актив укучылары берсен-берсе уздыра-уздыра җәйге яллары дәвамында баллар туплау белән мәшгуль булды. Ниһаять, конкурсның бу этабына да йомгак ясар вакыт җитте. Иң күп балл туплаган 3 мәктәп укучысы iPad планшетлары белән бүләкләнәчәк. Ә калган балалар исә җыйган балларын башка истәлекле бүләкләргә алыштыра ала. Алга таба бәйгенең 3нче этабы башланып китә.
Аеруча иҗади укучылар арасында “Татарстан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын үстерү” дигән аерым номинация буенча да конкурс дәвам итә. Монда, кагыйдә буларак, өлкән сыйныф укучылары катнаша. Аларның максаты - мәгълүмати ресурсны тагын да камилләштерү өчен өр-яңа креатив идеяләр тәкъдим итү. Бу номинациядә катнашырга теләк белдереп үз проектларын юллаучы укучылар саны җәйге каникуллар чорында аеруча арткан, ди. Иҗади эшләрне кабул итү исә 3 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

«Intertat. Ru» материаллары буенча

Комментариев нет:

Отправить комментарий