21 февр. 2014 г.

“Туган ягым – яшел бишек” төбәкара фәнни-гамәли укытучылар конференциясе



21 нче февраль көнне Азнакай шәһәрендә “ТАТМЕДИА” ААҖ, “Чын мирас” журналы редакциясе, Казан федераль университеты Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге, Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе “Туган ягым – яшел бишек” төбәкара фәнни-гамәли укытучылар конференциясе үткәрде.
“Чын мирас” журналының баш мөхәррире, язучы, шагыйрь Ләбиб Лерон, бүлек мөхәррире , тарихчы Ленар Гобәйдуллин,  журналның баш мөхәррир урынбасары, драматург Данил Салихов, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспиранты, бүлек мөхәррире Алия Мөбәрәкшина секция җитәкчеләре булдылар. Азнакай, Мөслим, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы районы мөгаллимнәренең чыгышлары тыңланды. Соңыннан конференция эшендә катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды. Мөслим районы Түбән Табын авылы мәктәбенең ТИН һәм технология укытучысы Вәлиев Фәрит Өлфәт улы I дәрәҗә, Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ситдыйкова Чулпан  Индус кызы  II нче дәрәҗә диплом  белән бүләкләнде
.

Комментариев нет:

Отправить комментарий