28 февр. 2014 г.

2014 елда Г.Тукай премиясе кандидатлары исемлеге

24.02.2014 Мәдәният


Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча комиссия, тапшырылган әсәрләрне һәм хезмәтләрне карап тикшергәннән соң, түбәндәге кандидатларны 2014 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә дәгъва кылуга тәкъдим итте:
Булатова  Клара Гариф кызы
 
«Сайланма әсәрләр» китабы өчен (2 том. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011 ел).
 
Вәлиәхмәтов Фән Гавис улы
 
Татар халкының музыкаль мәдәниятына зур өлеш керткәне һәм борынгы җәүһәрләребезне, сирәк башкарыла торган җырларны пропагандалаганы, шулай ук Беренче Бөтендөнья сугышы, Бөек Ватан сугышы турындагы җырларны башкарганы өчен.
 
Гыйззатуллина Флера Сабирҗан кызы
 
«Күз нурларым: шигырьләр, поэмалар» (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2002 ел) һәм «Башкаемда – дөнья исәпләре: шигырьләр, поэмалар, балладалар» (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2007 ел) җыентыклары өчен.
 
Ильясов Рафаэль Зарип улы
 
«Олы юлның тузаны», «Тәфтиләү», «Сандугач», «Уел», «Камәр», «Урман», «Галиябану», «Хәмдия», «Рәйхан» һ.б. татар, башкорт халык җырларын оста башкарганы, шулай ук башка концерт программалары өчен.
 
Имамов Вахит Шәех улы
 
«Утлы дала» ике томлы тарихи роман өчен (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012 ел).
 
Самакаев Илгизәр Майбер улы
 
«Сара Садыйкова портреты» (1983 ел),  «Юрий Никулин портреты» (1983 ел) һ.б. картиналары  өчен.
 
Сибагатуллин Фатих Сәүбән улы
 
 «От Аттилы до Президента» тарихи-публицистик китаплар сериясе өчен (1 китап – «Великие хунны и Золотая Орда», Казан: Идел-Пресс, 2008 ел; 2 китап – «Легенды и мифы религий», Казан: Идел-Пресс, 2009 ел; «Великие татары – строители и защитники Государства Российского», Казан: Идел-Пресс, 2012 ел; «Татары и евреи», Казан: Идел-Пресс, 2013 ел).
 
Сладковский Александр Витальевич
 
Татарстан Республикасы композиторлары антологиясе өчен.
 
Попов Владимир Александрович
 
Каллиграфик серияләр композициясе өчен: «Тугра-шамаиль-память. Шигаб Ад-Дин Марджани – выдающийся ученый-историк, филосов» (2013 ел), «Тугра-шамаиль-память. Баки Урманче» (2013 ел), «Тугра-шамаиль-память. Ильдару Ханову» (2013 ел), «Тугра-шамаиль-память-древо жизни. Шакирджан сын Ахмеджана Тагиров» (2013 ел) һ.б.
 
Хәсәнов Нурислам Габдулла улы
 
«Бәхилләрме йөрәк?: повестьлар» китабы өчен (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011 ел).

Комментариев нет:

Отправить комментарий