30 окт. 2014 г.

Даими контроль эшләр эшләтеп укучыларның стрессларын киметергә исәплиләр

Даими контроль эшләр эшләтеп укучыларның стрессларын киметергә исәплиләр
2016 елдан башлап укучыларны Бөтенроссия тикшерү эшләре көтә. Ел азагында төгәл фәннәр буенча уңыш һәм уңышсызлыкларын күзәтү өчен, укучылар андый эшләрне ел саен язар дип ниятләнә. Бу хакта ТАССка РФ Мәгариф һәм фән министрлыгыннан хәбәр иткәннәр.
"Тикшерү эшләрен оештыру башлангыч мәктәп сыйныфларында башланачак, аннары шундый ук эшләрне башка укучылар да язачак. Хәзерге вакытта төгәл фәннәр исемлеге аныклана, әмма өстенлек математика белән рус теленә бирелә, - дип хәбәр иттеләр ведомствода. - Алга таба тикшерү эшләре узачак предметлар исемлеге киңәячәк".

Даими контроль эшләр үткәрү балаларга имтиханнарга ияләшергә, алга таба дәүләт имтиханнарында стрессларын киметергә мөмкинлек бирәчәк, дип саныйлар РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында. Моннан тыш, мондый тикшерү эшләре укучыларның реаль белем дәрәҗәсен билгеләргә, фәннең билгеле бер өлкәләрендә уңыш һәм уңышсызлыкларын күзәтергә булышачак. "Шул рәвешле, укытучылар үз эшләренә төзәтмәләр кертә ала", - диләр министрлыкта.
Бөтенроссия тикшерү эшләре аттестат алу яки БДИ тапшыруга йогынты ясый алмый. Алар эчке бәяләү, укыту программаларын җайга салу өчен генә кирәк, дип нәтиҗә ясыйлар министрлыкта.

Комментариев нет:

Отправить комментарий