9 окт. 2014 г.

Энгель Фәттахов муниципаль берәмлекләрнең мәгариф идарәләре җитәкчеләре адресына укучыларның ата-аналарыннан акча җыюны тыю турында хат юллады


08.10.2014
Агымдагы елның 7 октябреннән Татарстанда ата-аналардан теләсә нинди ихтыяҗларга акча һәм башка матди байлыклар җыю тыела. ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов имзалаган тиешле хат муниципаль берәмлекләрнең мәгариф идарәләренә таратылган. Документта билгеләп үтелгәнчә, Татарстан Мәгариф һәм фән министры мәгариф һәм белем бирү оешмалары өлкәсендәге башкарма хакимият органнары адресына гамәлдәге законнарны үтәүне тәэмин итү һәм укучыларның ата-аналарыннан финанс һәм матди чаралар җәлеп итүгә юл куймау буенча инструктив-методик хатларны тарата килгән. Шуңа да карамастан, гражданнардан һәм иҗтимагый оешмалардан алына торган мөрәҗәгатьләр мондый очракларның теркәлүе хакында сөйли.
Боларның барысы да "Белем бирү оешмаларының имиджына тискәре йогынты ясый, ата-аналарда мәгариф системасына тискәре мөнәсәбәт тудыра, шактый ата-аналарны авыр матди хәлдә калдыра, педагогка ышаныч, аның абруй һәм дәрәҗәсен киметә", диелгән документта.
"Еш кына кайбер ата-аналар комитеты, попечительләр советы, хәйрия фонды вәкилләре белем бирү администрацияләре белән бергә, мәгариф оешмасы өчен акча, матди байлыклар җыю, билгеле эшләр һәм хезмәт башкаруда арадашчы ролен башкара", - диелгән хатта. Шуңа бәйле рәвештә, мәгариф органнары җитәкчеләренә 7 октябрьдән башлап белем бирү оешмаларына теләсә нинди ихтыяҗларга, шул исәптән эш дәфтәрләренә дә, акча җыюны тыярга кирәк. Моннан тыш, алар ата-аналар комитеты, белем бирү оешмаларының попечительләр советы, шулай ук төрле хәйрия фондларына ата-аналардан акча җыюга юл куймас өчен чаралар күрергә тиеш.
Мәгариф органнары җитәкчеләренә 2014 елның 10 октябренә кадәр ата-аналар, ата-аналар комитеты, попечительләр һәм хәйрия фонды җитәкчеләренә әлеге хатның нигезләмәләрен җиткерү, аларны белем бирү оешмаларының стендларында урнаштыру, хезмәт коллективын аның белән таныштыру зарур.
Белем бирү оешмасы адресына финанслау чыганагы ата-аналар акчасы булган төрле чараларны (экскурсия, театр, кинога бару һ.б.) көчләп тагу турында гаепләү булмасын өчен, ата-аналарга бу чараны белем бирү оешмасы катнашыннан башка гына мөстәкыйль оештырып булуны аңлатырга кирәк. Белем бирү процессы өчен кирәкле матди чаралар турында гамәлгә куючыга вакытында хәбәр ителергә тиеш.
Урыннардагы мәгариф органнары җитәкчеләренә әлеге хатның үтәлешен тикшерүне, шулай ук андагы нигезләмәләрне бозган белем бирү оешмаларының вазифаи затларын дисциплинар җаваплылыкка тартуны оештырырга кирәк.
Башкарылган эшләр турында Татарстан мәгариф һәм фән министрының үзенә хәбәр итү мәслихәт.

"Татар-информ" МА материаллары буенча

Комментариев нет:

Отправить комментарий