27 дек. 2015 г.

Милли мәгарифкә һөҗүм дәвам итә

Сергей Нарышкин җитәкчелегендәге эшче төркемнең башка милләтләргә каршы концепциясе
Кичә 14 нче утырыш утырышында 5 нче чакырылыш ТР Дәүләт Советы РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин адресына мөрәҗәгать кабул итте. РФ гомуми белем бирү оешмаларында рус телен һәм әдәбиятын укыту концепциясе проекты буенча мөрәҗәгатьне депутатлар бертавыштан кабул итте.
Әлеге мәсьәлә буенча Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Разил Вәлиев чыгыш ясады.
Мөрәҗәгатьтә рус теле үсеше буенча концепциянең бөтенлегенә карамастан, документта рус теле булмаган телләр үсешенә гарантия бирмәгән һәм Россия Федерациясе халыкларының белемгә һәм мәдәни хокуклары яклануын тәэмин итмәгән нигезләмәләр сакланган. Р.Вәлиев, шул рәвешле, документны җиренә җиткереп эшләп бетерүгә иҗтыяҗ булуга ишарәләде.

“Концепция проекты белем бирүнең һәр этабында төп предметларга бары тик рус телендә генә мәҗбүри укытуның бердәм дәүләт системасын кертүне, ә туган телләр һәм әдәбиятларны аерым дисциплиналар сыйфатында гына өйрәнүне күздә тота. Бу нигезләмә Россия Конституциясенең 26 нчы маддәсенең 2 нче өлешендә теркәлгән РФ гражданнарының өйрәнү телен үз теләге белән сайлау хокукларына каршы килә. Күп милләтле Россия Федерациясендә бер телдә генә белем алу халыклар тигезлеге принцибын бозачак”, - диелә мөрәҗәгатьтә.
Разил Вәлиев ассызыклаганча, күп милләтле дәүләтнең нигезен ныгыту өчен, һәр милләткә тигез караш кирәк. “Бу тигезлек Россиянең төп карарында акка кара белән язылган. Еш кына чынбарлыкта моның киресе килеп чыга. 2007 нче елда Дәүләт Думасы кабул иткән 309 нчы закон мәгариф системасында милли төбәк компонентын алып ташлагач, аннары Бердәм дәүләт имтиханын бары тик рус телендә генә тапшыру тәртибе кертелгәч, ата-аналар балаларын милли мәктәпләргә бирми башлады. Ләкин милли мәгарифкә һөҗүм моның белән генә тәмамланмады – әле күптән түгел генә Сергей Нарышкин җитәкчелегендәге эшче төркем Россия мәктәпләрендә рус теле һәм рус әдәбияты концепциясен эшләп, киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте. Рус телен үстерүгә, камилләштерүгә беребез дә каршы түгел. Ләкин әлеге концепция нигезендә төп фәннәр фәкать рус телендә генә укытылырга тиеш дигән сүзләр бар. Турыдан-туры Россия Конституциясе һәм законнарга каршы килә торган мондый концепция кабул ителсә, милләтләр язмышына куркыныч янавы көн кебек ачык. Чөнки милли мәгарифе булмаган милләтнең киләчәге юк. Димәк, бу милләтләрне үлемгә хөкем итү белән бер”, - дип ачынып басым ясады Разил Вәлиев.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мөрәҗәгатьне хуплады. “Бу мәсьәләләр буенча Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль үзәккә мөрәҗәгать итте, мин шәхсән үзем дә Сергей Нарышкин белән очраштым. Ул Татарстаннан килгән искәрмәләр, кисәтүләр җентекләп өйрәнеләчәгенә вәгъдә бирде”, - дип белдерде парламент рәисе.

Комментариев нет:

Отправить комментарий