8 янв. 2016 г.

Туфан Миңнуллин исемендәге укытучыларның һәм укучыларның III республика конференциясе



Туфан Миңнуллин исемендәге
укытучыларның һәм укучыларның
III республика конференциясен  үткәрү турында

I.                  Гомуми мәгълүмат
1.1.         Әлеге нигезләмә халык язучысы, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге һәм ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты Туфан Миңнуллин исемендәге республика конференциясен (алга таба Конференция) үткәрү тәртибен билгели.


II.               Конференциянең максат һәм бурычлары
Конференция татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен һәм Туфан Габдулла улы Миңнуллинның иҗади мирасын, киңрәк өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелә.
Конференциянең бурычлары:
§ татар әдәбиятын, мәдәниятен һәм сәнгатен киңрәк өйрәнү һәм популярлаштыру;
§ яшь буында толерантлык, патриотизм хисләре тәрбияләү һәм үстерү;
§ Туфан Миңнуллин әсәрләрен киңрәк өйрәнү һәм алар аша яшь буында милли үзаң тәрбияләү;
§ сәләтле балаларның иҗади эшләренә бәя бирү һәм сәләтләрен үстерү.

III.           Конференцияне оештыручылар
§ Татарстан Республикасы Дәүләт Советы мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты;
§ Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы;
§ Казан муниципаль берәмлеге шәһәр мәгариф идарәсе;
§ Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры;
§ Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры;
§ Казан (Идел буе) федераль университеты;
§ Казан шәһәре Мәскәү районының «Ф.Г.Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе;
§ Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты.

IV. Конференцияне оештыру һәм үткәрү тәртибе
4.1. Конференциягә җибәрелгән фәнни-гамәли һәм иҗади эшләргә Татарстан Республикасының танылган сәнгать әһелләреннән, фән һәм җәмәгать эшлеклеләреннән торган жюри бәя бирә.
4.2. Конференциядә катнашу бушлай. Конференциягә җибәрелгән эшләр авторларга кире кайтарылмый, әмма автор рөхсәте белән республика мәгълүмат чараларында кулланылырга мөмкин.
4.3. Конференциядә катнашу тәртибе:  Конференциядә Нигезләмә шартлары буенча билгеләнгән вакытка кадәр гариза (Кушымта 1 яки Кушымта 2) белән фәнни-гамәли һәм иҗади эшен җибәргән, Татарстан Республикасы урта һәм өстәмә белем бирү оешмаларында белем алучы 5-11 сыйныф укучылары, шулай ук мәктәп китапханәчеләре (Кушымта 3)  катнаша ала.
4.4. Һәр катнашучыдан билгеләнгән үрнәк буенча персональ мәгълүматларны куллануга ризалык турында белешмә тапшыру таләп ителә (Кушымта-Приложение).
4.5. Конференция кысаларында  түбәндәге 4 номинация буенча секцияләр  эшләячәк:
v Журналистика. «Кызыл тышлы дәфтәрдән».
Журналистик язмаларның (мәкалә, интервью, репортаж, хат һ.б.) тематикасы: «Кеше белән язылмаган  кануннар  идарә итәргә тиеш, аның эчке дөньясы, аның рухы!.. Җәмәгать, бу мәсьәләгә болай гына карарга ярамый...» (Т.Миңнуллин).
Журналистик язмаларның күләме Times New Roman, 14 кегель, 1,5 интервал белән 5-7 биттән артмаска тиеш.
Татар театрына нигез салынуга 110 ел тулуга багышлана.
«Театр халыкның аңын, мәдәниятен үстерә, тормышын яхшырту өчен көрәшкә әзерли». (Г.Камал).
«Татарлар бик теләп театрга йөриләр һәм аны бик яраталар икән...» (В.Г.Белинский).
«Театр – минем яшәү рәвешем... Дөньяның кызыгы минем өчен театр белән бәйләнгән...» (Т.Миңнуллин).
а) XX гасыр башы татар драматургиясе классиклары – Г.Камал, Г.Исхакый, Ш.Камал, Ф.Әмирхан, Г.Коләхмәтов, Г.Ибраһимов, К.Тинчурин, М.Фәйзи, Н.Исәнбәт, Т.Гыйззәт һ.б. әсәрләреннән бер өзекне сәхнәләштерү. Регламенты 15 минут.
б) «Яңа татар пьесасы» конкурсында катнашкан авторларның әсәрләреннән*  бер өзекне сәхнәләштерү. Регламенты 15 минут.
* 2004 елдан башлап чыгарылган «Яңа татар пьесасы» җыентыкларына кертелгән әсәрләр кулъязма хокукында бастырылалар. «Яңа татар пьесасы» альманахы 12 кисәктән тора.
v Фәнни эшләр. «Үзем сайлаган язмыш».
Конференциядә катнашучылардан «XX гасырның икенче яртысы татар әдәбиятында әдәби-эстетик эзләнүләр» темасы буенча фәнни тикшеренүләр кабул ителә.
Конференциядә түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышу күздә тотыла:
§  XX гасырның икенче яртысында әдәби барыш (процесс) үзенчәлекләре;
§  1960-80 нче еллар татар әдәбиятында яңарыш билгеләре;
§  XX гасырның икенче яртысы татар поэзиясендә барган эзләнүләр;
§  XX гасырның икенче яртысы татар прозасында тема һәм жанр төрлелеге, сурәт чаралары байлыгы;
§  XX гасырның икенче яртысы татар драматургиясе: традицияләр, яңачалыклар;
§  Чор әдәбиятында дөнья картинасын чагылдыру чарасы буларак тел-стиль үзенчәлекләре;
§  XX гасырның икенче яртысында татар балалар әдәбияты.
Фикер алышу өчен тәкъдим ителгән темалар фәнни эш исеме итеп алынмый.
Фәнни эшләрнең күләме Times New Roman, 14 кегель, 1,5 интервал белән 10 биттән артмаска тиеш.
Укучыларның фәнни-гамәли һәм иҗади эшләре һәр номинациядә түбәндәге яшь категорияләре буенча кабул ителә:
§   1 нче төркем: 5 - 7 сыйныфлар
§   2 нче төркем: 8 - 9 сыйныфлар
§   3 нче төркем: 10 - 11 сыйныфлар.
v «Утырып уйлар уйладым». Мәктәп китапханәчеләре секциясе. Тәҗрибә уртаклашу. Секциянең тематикалары:
а) «Татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен өйрәнү һәм популярлаштыруда китапханәнең эш алымнары һәм яңа технологияләр».
б) «Укучыларның рухи-әхлакый үсешендә татар китабының роле һәм йогынтысы».
Фәнни эшнең күләме Times New Roman, 14 кегель, 1,5 интервал белән 10 биттән артмаска тиеш.
4.6.Фәнни-иҗади эшләр кәгазь вариантсыз каралмый.
4.7. Жюри Конференциягә җибәрелгән фәнни-гамәли һәм иҗади эшләрне карый һәм ин яхшыларын секцияләрдә чыгыш ясау өчен тәкъдим итә. Конференция секцияләрен үткәрү вакыты һәм урыны турындагы мәгълүмат өстәмә хат белән җибәрелә.
4.8. Оештыру комитеты Конференция рекламасын Татарстан Республикасы мәгълүмат чараларына, интернет порталларына бирергә хокуклы.
4.9. Жюри эше (2016 елның 26 февраленнан – 2016 елның 18 мартына кадәр):
§  Жюри Конференция номинантларын һәм лауреатларын билгели;
§   Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Оештыру комитеты, Конференция дипломантларына Конференциядә катнашу өчен, чакыру хаты җибәрә.

V.Конференцияне үткәрү вакыты
5.1. Конференциядә катнашу өчен гаризалар 2016 елның 15  гыйнварыннан 2016  елның 15 февралена кадәр кабул ителә.
5.2. Конференция номинацияләрендә катнашучылар фәнни-гамәли һәм иҗади эшләрен тиешле гариза (Кушымта 1-3) һәм «Туфан Миңнуллин исемендәге III республика конференциясенә» дигән язу белән Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиянең электрон әрҗәсенә kzlar_ile@mall.ru һәм почта буенча: 420034, ТР, Казан шәһәре, Мәскәү районы, Декабристлар урамы, 89А адресына эшләрнең кәгазь вариантын җибәрә.

§  билгеләнгән теманы яктырту;
§  эшкә иҗади якын килү;
§  фәнни-иҗади эшнең укучы яшенә туры килүе;
§  заманча компьютер технологияләрен куллану;
§  югары дәрәҗәдәге осталык, яңалык, кызыклы идеяләр һ.б.;
§  башка конференциядә кулланылмавы.

VII. Нәтиҗә чыгару һәм җиңүчеләрне бүләкләү
6.1. Конференция нәтиҗәләре 2016 елның 21 мартында билгеле була. Конференция секцияләрендә чыгыш ясаучы укучылар исемлеге Бөтендөнья татар конгрессы сайтында www.tatar-congress.org урнаштырыла.
6.2.         Конференция аерым номинацияләрдә һәр яшь төркеме буенча иң яхшы фәнни-иҗади эш авторларын дипломнар белән билгели (1,2,3 урыннар). Катнашучыларга шаһәдәтнамәләр электрон формада җибәрелә.

VIII. Өстәмә мәгълүмат
Элемтәләр өчен телефоннар:
8903-062-49-54 Шәйхиева Фирая Разыйх кызы
8962-55-68-792 Газизуллина Рәмилә Гамил кызы
e-mail: kzlar_ile@mail.ru
Конференция турындагы мәгълүмат белән Бөтендөнья татар конгрессы сайтында www.tatar-congress.org танышырга мөмкин.

Туфан Миңнуллин исемендәге
 укытучыларның һәм укучыларның
III республика конференциясе Нигезләмәсенә
Кушымта 1


Туфан Миңнуллин исемендәге
укытучыларның һәм укучыларның
 III республика конференциясенең
«Драматургия. Сәхнәләштерү» номинациясендә катнашу өчен
Гариза

Белем бирү оешма-сының тулы исеме
Әсәрнең исеме, авторы
Катнашучылар исемлеге
Җитәкче-
нең Ф.И.О;
телефоны,
электрон адресы
Декорация, музыкаль бизәлеш турында мәгълүмат
Ф.И.О.
Уйнаган
роле
Туган вакыты, тулы яше, сыйныфы








Сәхнәләштерелгән өзеккә бәяләмә (аннотация)


«_____ »   _____________  2016 ел.

Искәрмә: Гаризалар тәкъдим ителгән үрнәк буенча гына кабул ителә.




















Туфан Миңнуллин исемендәге
укытучыларның һәм укучыларның
III республика конференциясе Нигезләмәсенә
Кушымта 2


Туфан Миңнуллин исемендәге
укытучыларның һәм укучыларның III республика конференциясендә катнашу өчен
Гариза

Ф.И.О., авторның туган вакыты, тулы яше, сыйныфы
Автор укыган белем бирү оешмасының тулы исеме,
Фәнни-иҗади эшнең исеме, номинациясе, күләме
Авторның
почта
буенча тулы
адресы,
электрон
адресы,
телефоны
Җитәкченең Ф.И.О.;
предметы,
телефоны,
электрон адресы













Фәнни-иҗади эшкә бәяләмә (аннотация)


«____» ___________  2016 ел.

Искәрмә: Гаризалар тәкъдим ителгән үрнәк буенча гына кабул ителә.


















Туфан Миңнуллин исемендәге
укытучыларның һәм укучыларның
III республика конференциясе Нигезләмәсенә
Кушымта 3


Туфан Миңнуллин исемендәге
укытучыларның һәм укучыларның II
I республика конференциясенең
«Утырып уйлар уйладым» номинациясендә (китапханәчеләр секциясе)
 катнашу өчен
Гариза

Ф.И.О., авторның туган вакыты, тулы яше
Авторның эш урыны, вазыйфасы
Фәнни-иҗади эшнең исеме, күләме; «Утырып уйлар уйладым»
номинациясе
Авторның
почта
буенча тулы
адресы,
электрон
адресы,
телефоны
Оешма директорының Ф.И.О.;
телефоны,
электрон адресы













Фәнни-иҗади эшкә бәяләмә (аннотация)


«_____»     __________  2016 ел.

Искәрмә: Гаризалар тәкъдим ителгән үрнәк буенча гына кабул ителә.
















Кушымта - Приложение

Согласие на обработку персональных данных
Я,            __________________________________________________________________________,
(ФИО родителя или законного представителя)

паспорт          _____ ____________, выдан_______________________________________________
                       (серия,  номер)                                                           (когда, кем)    

 _______________ ___________________________________________________________________
(в случае опекунства / попечительства указать реквизиты документа, на основании которого осуществляется опека или попечительство)

___________________________________________________________________________________
(адрес)
даю согласие на обработку персональных данных моего ребенка

___________________________________________________________________________________
(фамилия, имя, отчество ребенка)

паспорт _____ _____________, выдан __________________________________________________
                          (серия, номер)                                                           (когда, кем)    
___________________________________________________________________________________

___________________________________________________________________________________
(адрес)
оператору Министерства образования и науки Республики Татарстан для участия в конференции.
            Перечень персональных данных, на обработку которых дается согласие: фамилия, имя, отчество, школа, класс, домашний адрес, дата рождения, телефон, адрес электронной почты, результаты участия в заключительном этапе конференции.
Оператор имеет право на сбор, систематизацию, накопление, хранение, уточнение, использование, передачу персональных данных третьим лицам - образовательным организациям, органам управления образованием районов (городов), Министерству образования и науки РТ, Министерству образования РФ, иным юридическим и физическим лицам, отвечающим за организацию и проведение различных этапов конференции, обезличивание, блокирование, уничтожение персональных данных.
Данным заявлением разрешаю считать общедоступными, в том числе выставлять в сети Интернет, следующие персональные данные моего ребенка: фамилия, имя, класс, школа, результат заключительного этапа конференции, а также публикацию в открытом доступе сканированной копии работы.
Обработка персональных данных осуществляется в соответствии с нормами Федерального закона Российской Федерации от 27 июля 2006 года № 152-ФЗ                           «О персональных данных».
Данное Согласие вступает в силу со дня его подписания и действует в течение 3-х лет.

____________________            ____________________
        (личная подпись)                                     (дата)



Комментариев нет:

Отправить комментарий