8 янв. 2016 г.

Күренекле мәгърифәтче, галим Ибраһим Хәлфин истәлегенә багышланган XI республика фәнни-эзләнү укучылар конференциясе



Күренекле мәгърифәтче, галим Ибраһим Хәлфин истәлегенә багышланган
XI республика фәнни-эзләнү укучылар конференциясенең
НИГЕЗЛӘМӘСЕ

I.                  Гомуми нигезләмә
1.1. Әлеге нигезләмә күренекле мәгърифәтче, галим Ибраһим Хәлфин истәлегенә багышланган XI республика фәнни-эзләнү укучылар конференциясен үткәрү тәртибен билгели.
1.2.Күренекле мәгърифәтче, галим Ибраһим Хәлфин истәлегенә багышланган  XI республика фәнни-эзләнү укучылар конференциясе (алга таба — Конференция) «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2014-2016 еллар)» Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру максатында үткәрелә.


II.               Конференциянең максат һәм бурычлары
2.1. Конференциянең максаты – төрле фәннәр буенча эзләнү эшчәнлеге аша укучыларның иҗади фикер йөртүләрен, интеллектуаль сәләтләрен активлаштыру.
2.2. Конференциянең бурычлары:
§  хәзерге заман укучысының гомуми һәм коммуникатив культура дәрәҗәсен, социаль активлыгын үстерү һәм җәмгыятьтә үз урынын табарга өйрәтү;
§  талантлы балаларны барлау, алга таба аларның сәләтләрен үстерүгә мөмкинлекләр тудыру, ярдәм итү;
§  укучыларның иң яхшы казанышларын, белем бирү оешмаларының фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнү тәҗрибәсен өйрәнү, тәкъдим итү һәм пропагандалау;
§  тикшеренү эше алып баручы коллективлар белән иҗади багланышлар формалаштыру, үзара аралашу оештыру;
§  укучыларда милләтнең мәгариф, мәдәният һәм икътисади үсешендә гомерләрен үз халкына хезмәт итүгә багышлаган Хәлфиннәр нәселенең бай тарихи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту, яшь буынны аларның тормыш юлы һәм иҗаты үрнәгендә тәрбияләү;
§  милли үзаң, үз милләтеңнең тарихына, мәдәниятына, гореф-гадәтләренә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.

III.Конференцияне оештыручылар
§  Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы;
§  Казан шәhәре башкарма комитеты мәгариф идарәсе;
§  Казан (Идел буе) федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты;
§  Казан шәһәре Авиатөзелеш районының «14 нче гимназия» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе.
IV. Бәйгедә катнашучылар
4.1. Конференциядә катнашу өчен мәктәп, гимназия, лицейларның 8 – 11 нче сыйныф укучылары чакырыла.
4.2. Конференциягә аерым укучылар эше, шулай ук 2-3 кешедән торган күмәк эшләр дә кабул ителә.
4.3. Конференциядә мәшһүр татар җырчысы Илһам Шакировның тормыш юлы һәм иҗатын пропагандалауда сыйныфтан тыш чаралар, дәрес эшкәртмәләре белән укытучылар катнаша ала.

V. Конференциянең эш юнәлешләре
§  Татар филологиясе проблемалары;
§  Рус филологиясе проблемалары;
§  Тел белеме һәм сөйләм культурасы (рус, татар һәм чит телләр);
§  Туган якны өйрәнү;
§  Математика. Физика. Информатика;
§  Биология, химия, экология;
§  Дөнья мәдәнияте;
§  Психология;
§  Дөнья цивилизациясе контекстында милли сәнгать, әдәбият һәм мәгариф (татар мәдәнияте, мәгарифе, әдәбияты һәм сәнгате өлкәсендә тирән эз калдырган бер татар зыялысы иҗатына багышлана).
2016 нчы елда әлеге секция эше мәшһүр татар җырчысы Илһам Шакировның тормыш юлы һәм иҗатына багышлана һәм түбәндәге темаларны үз эченә ала:
§  Мәшһүр татар җырчысы Илһам Шакировның тормыш юлы һәм иҗат чикләре.
§  Илһам Шакиров замандашлары хәтерендә.
§  Әдәбиятта, музыкада, сынлы сәнгатьтә Илһам Шакиров образы.

Әлеге секциянең төп эш юнәлешләре:
1. Мәшһүр татар җырчысы Илһам Шакировның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган сыйныфтан тыш чаралар, дәрес эшкәртмәләре яклау (укытучылар өчен).
         2. Мәшһүр татар җырчысы Илһам Шакировның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган иң яхшы компьютер презентациясе бәйгесе (укучылар өчен).

VI. Фәнни-гамәли эшләргә таләпләр
6.1. Фәнни эш кабул ителгән стандарт кысаларында билгеле бер структурага нигезләнеп үтәлә. Титул бите, эчтәлек, кереш, төп өлеш, йомгак, кулланылган әдәбият исемлеге, кушымта кебек өлешләрдән тора. Фәнни эшнең тексты компьютерда җыелган булырга тиеш. Күләме 15-20 бит. Шрифт Times New Roman – 14. Полялар: сулдан – 30 мм, уңнан – 15 мм, астан һәм өстән – 20 мм. Юл араларында 1,5 интервал кала. Кызыл юл 1см калдырып башлана.
Титул битенә гомуми белем бирү оешмасының тулы исеме, шәһәр, район, укучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, сыйныфы, тема, эшнең юнәлеше һәм укытучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме языла.
Кереш, йомгак, әдәбият исемлеге, төп өлешнең аерым бүлекләре яңа биттән башлана.
Кулланылган әдәбият исемлеге яңа юлдан алфавит тәртибендә языла.
Фәнни эш үтә күренмәле тышлы папкага урнаштырылып, 1 данәдә тапшырыла.
6.2. Тезисларны тәкъдим итү тәртибе:
6.2.1. Тезислар Word редакторында А4 форматында 1 интервал белән җыелырга тиеш. Шрифт Times New Roman – 14; өстән, астан, уңнан, сулдан полялар – 2 см. Полялар рамка эченә алынмый.
6.2.2. Тезисларның калыбы түбәндәгечә булырга тиеш:
§  фәнни-эзләнү эшенең төп фикерләре кыскача чагылыш таба;
§  тикшерелгән, төзәтүләрсез була;
§  компьютерда җыела, А4 форматындагы кәгазьнең бер ягына гына сыйфатлы итеп принтерда чыгарылган була;
§  исеме уртага 14 нче шрифтны калынайтып языла, ахырда нокта куелмый;
§  авторның исеме, фамилиясе тулаем күрсәтелә, мәктәбе, сыйныфы, фәнни җитәкчесенең фамилиясе 14 нче шрифт белән битнең уң як өлешенә языла;
§  яңа юлдан башланучы фразалар кызыл юлдан 1 см калдырылып башлана.
Тезис исеме, авторы, фәнни җитәкчесе турындагы мәгълүматлар белән тезис тексты арасындагы ара 1 интервалны тәшкил итә.
Тезисларның күләме – 1 бит.
Тезислар электрон варианта тапшырыла.
Конференциягә башка конкурсларда, конференцияләрдә катнашып, призлы урын алган, матбугатта басылган эшләр кабул ителми.

VII. Бәйгене үткәрү hәм катнашу тәртибе
7.1. 2015 нче елның 8 нче декабреннән 2016 нчы елның 25 нче гыйнварына кадәр конференциядә катнашу өчен гаризалар, тезислар, фәнни эшләр Казан шәһәре, Авиатөзелеш районы, Луначарский урамы, 9 нчы йортта урнашкан 14 нче гимназиядә кабул ителә. Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 571-62-38, 571-62-48.
7.2. Республиканың гомуми урта белем бирү оешмаларыннан укучылар 2016 нчы елның 25 нче гыйнварына кадәр гариза, тезис һәм фәнни эшләрен G14.kzn@edu.tatar.ru адресына - электрон адресына  җибәрә ала.
7.3. 2016 нчы елның 26 нчы гыйнварыннан 30 нчы гыйнварына кадәр Конференция читтән торып үтә – килгән эшләр тикшерелә. Килгән эшләрне, оештыру комитеты составына кергән экспертлар тикшергәннән соң, икенче турда катнашучылар гимназиянең официаль сайтына куела.
7.4. Икенче турга узган укучылар 27 нче февраль көнне Казан шәһәренең 14 нче гимназиясенә Конференциясенең финалына чакырыла. Алар секцияләрдә чыгышлар ясый. Фәнни-эзләнү эшләренең кәгазь варианты чыгыш ясар алдыннан экспертлар комиссиясенә тапшырыла.
7.5. Экспертлар комиссиясе карары буенча иң яхшы тикшеренү эшләренең тезислары җыентыгы бастырылу планлаштырыла.
7.6. Конференциядә катнашу өчен заявка түбәндәге формада җибәрелә:
Укучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, туган елы
Республика, шәһәр (район), мәктәп исеме (устав буенча), сыйныф
Телефон
(мәктәп,
өй яки
кәрәзле
телефон
номеры)
Адрес,
индекс
Фәнни
җитәкченең
фамилиясе, исеме,
әтисенең
исеме, вазифасы
Кирәкле техник чаралар







VIII. Конференцияне йомгаклау һәм нәтиҗә ясау
8.1. Жюри составына татар, рус һәм инглиз телләрен яхшы белгән, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе белән якыннан таныш компетентлы белгечләр кертелә.
8.2. Жюри әгъзасының хокуклары:
§  укучыларның фәнни эшләренә, чыгышларына экспертлар комиссиясе (жюри) бәяләү критерийларыннан чыгып бәя бирә;
§  чыгышлар тыңланып беткәннән соң һәр секциядәге экспертлар комиссиясе нәтиҗә чыгара, җиңүчеләрне билгели;
§  карар беркетмәгә теркәлә, үзгәрешсез кабул ителә.
§  II турда катнашкан барлык укучыларга да Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының шаһәдәтнамәсе тапшырыла;
§  җиңүчеләр һәм призлы урыннарга ия булучылар Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары белән бүләкләнә;
§  лауреат (IV-V урыннар) исемен алучыларга Казан федераль университеты сәнгать һәм филология институтының дипломнары тапшырыла.

Комментариев нет:

Отправить комментарий