9 февр. 2016 г.

Муса Җәлилгә багышланган шигырь марафоны һәм шигырь уку конкурсы үткәрелә



Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан, акция уздыра. Әлеге проектта катнашырга теләүчеләр Муса Җәлил шигырен укып видеога төшерергә һәм Инстаграм социаль челтәренә эләргә тиеш.
Фото Мусы ДжалиляБу хакта бүген "Ватанга хезмәт итү: ил бердәмлеген нагытуда тарихның роле" темасына багышланган Мәскәү ("Россия сегодня" ХМА) - Казан ("Татар-информ" МА) видеокүпере барышында “Татарстан яшьләр ассамблеясе” Советы җитәкчесе Тимур Кадыйров хәбәр итте.
“Әлеге проектлар яшьләрне шагыйрьләр иҗатына җәлеп итәргә булыша”, - диде ул. Аның сүзләренчә, 30 дан артык милләт вәкиле М. Җәлил язган шигырьләрдән дүртъюллыклар сөйләп, видеога яздырган. Акциядә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы хезмәткәрләре дә катнашкан. ТР Дәүләт Советы депутатлары да шигырь уку марафонында катнашу өчен шигырьләрне видеога яздыру белән мәшгуль. Иң мөһиме, видеороликларны #Джалиль110, яки, #Джалиль2016 тамгасы белән урнаштыру шарт.

Моннан тыш, яшьләр ассамблеясы Муса Җәлил шигырьләрен уку буенча конкурс уздыра. Бәйгегә заявкалар 12 февральгә кадәр mon-tatarstan@yandex.ru электрон адресына кабул ителә. Җиңүчеләр “Шигырьне иң үтемле итеп уку”, “Шигырьне иң яхшы презентацияләү”, “Җәлил турында шигырьләр” номинацияләрендә билгеләнәчәк. Шигырьләрне рус яки татар телендә укып видеога яздырырга, шулай ук өстә искә алынган хэштеглар белән теләсә кайсы социаль челтәрдә урнаштыру шарт. Әсәрләрне башка телдә укырга да мөмкин, алар конкурстан тыш бәяләнәчәк һәм андый шигырь укучыларга махсус бүләкләр каралган.
Тимур Кадыйров ассызыклап узганча, мондый проектлар Габулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан да гамәлгә ашырылачак.
Чыганак: 

Комментариев нет:

Отправить комментарий