23 февр. 2016 г.

Укытучылар грант алуга теркәлә торган сайт эшли башларга тиеш


22.02.2016
ТР укытучыларының һөнәри үсеше сайты uchiteltatarstan.ru гамәлгә кертелә: аның аша югары категориягә ия укытучылар грант алуга заявкалар җибәрә ала, диелә "Мәгариф" журналы хәбәрендә. Әлеге сайт аша педагог үзе турында белешмә бирә, грантка заявка, документлар белешмәләре тутыра, мотивацияләнгән хат, эш планы һәм бәяләмәләр җибәреп, каралышка тапшыра алачак.
 ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлангычы белән быел педагогларның һөнәри үсеше системасы камилләштереләчәк. Аерым алганда, "Иң яхшы укытучы" гранты бирү форматы үзгәргән. 2016 елда грантны югары категорияле укытучылар, үзләренең һөнәри дәрәҗәсен раслаган очракта, алачак.
Республиканың тармак министры Энгель Фәттахов бу мәсьәләдә, югары категорияле укытучылар өчен без 2 баскыч булдырабыз - "Укытучы-остаз" һәм "Укытучы-эксперт" номинацияләре, үз дәрәҗәсен раслаган педагоглар быелдан ук югары категория өчен өстәп түләнелә торган 40 процентка тагын өстәмә матди ярдәм алачак, дип аңлаткан. Бу хакта министрлык сайтында нигезләмәдә бәян ителә һәм номинацияләрнең беренчесе буенча ай саен 5әр мең, икенчесе буенча 10ар мең сум өстәмә түләү , заявка бирү өчен 28 февральгә кадәр вакыт каралганы турында әйтелә. Педагогның һөнәри үсеш дәрәҗәсенә туры килүе һәр елны укытучының үз теләге буенча, әгәр ул грант алырга теләсә, билгеләнә.

"Татар-информ" МА материаллары буенча

Комментариев нет:

Отправить комментарий