Мөслим районы Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ситдыйкова Чулпан Индус кызы блогы
25 дек. 2011 г.
Мөслимдә Шәмсия Җиһангированың иҗат кичәсе
18 дек. 2011 г.
Якташыбыз хөрмәтләнде
11 дек. 2011 г.
Тукта, мизгел...
Флера апа Садриевна вафат... Бу хәбәрне ишеткәч тетрәнеп киттем. Хәтеремдә Флера апаның мөлаем, әниләрчә кайгыртучан йөзе пәйда булды. Казан дәүләт университетында укыган еллар- күпләр өчен яшьлекнең иң бәхетле елларыдыр дип исәплим. Шул биш ел вакыт эчендә күпме белем тупладык, дуслар таптык, шау-шулы, күңелле студент тормышында кайнадык. Укытучыларга якын итеп, яратып, Флера апа, Сәгадәт абый, Диләрә апа, Вахит абый, Альберт абый һ.б. (урыннары җәннәттә булсын) дип эндәшә идек. Бүген инде кадерле укытучыларыбызның күпчелеге бакыйлыкка күчте.
Студент елларының истәлеге булган лекция дәфтәрләрен китап шкафында кадерләп саклыйм, җыештырган саен кулыма алам, ташларга жәлләп, кабат киштәгә куям. Кабат-кабат укыйм, хатирәләргә биреләм. Туктатырга иде вакытны бер генә мизгелгә, әйләнеп кайтасы иде яшьлеккә. Тыңлыйсы иде Флера апаның, Альберт абыйның һ.б. хөрмәтлеләребезнең лекцияләрен, ягымлы тавышларын. Бер генә мизгелгә булса да...
6 дек. 2011 г.
Татарстан Республикасының гомумбелем учреждениеләре арасында V Республикакүләм сайтлар бәйгесе
2011 елның 5 нче декабрендә Татарстан Республикасының гомумбелем учреждениеләре арасында V Республикакүләм сайтлар бәйгесе ачылды. Беренче тур читтән торып үткәрелә (проектлар алдан сайлап алына) һәм 2011 елның 23 нче декабренә кадәр дәвам итә. Бәйгедә катнашу гаризалары «Татарстан Республикасында электрон белем бирү» мәгълүмати системасында (http://edu.tatar.ru (Личный кабинет/Мои конкурсы) электрон рәвештә кабул ителә.
2 дек. 2011 г.
Электрдан җәрәхәт алуны кисәтү буенча “Иң яхшы тыю һәм кисәтү билгеләре”нә бәйге
Сетевая компания” ААҖе балаларның электрдан җәрәхәт алуын кисәтү буенча "Иң яхшы тыю һәм кисәтү билгеләре”нә конкурс игълан итте.
Конкурс балаларның электрдан җәрәхәт алуын кисәтү буенча ел саен мәктәпләрдә үткәрелә торган чаралар уңаеннан озак сроклы республика программасы кысаларында оештырыла. Ул Татарстанда "Сетевая компания” ААҖ тарафыннан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә тормышка ашырыла. Конкурсның максаты – балалар һәм яшүсмерләрнең электрдан җәрәхәт алуын киметү.
Конкурс шартлары буенча электрдан җәрәхәт алуга китерү ихтималы тудырган эш-гамәлләрне тыю яки кисәтү билгесе уйлап табарга кирәк.
Подписаться на:
Сообщения (Atom)