КАЗАН (ИДЕЛ БУЕ) ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫ
ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ СӘНГАТЬ ИНСТИТУТЫ
ТАТАР ФИЛОЛОГИЯСЕ БҮЛЕГЕ
Гомуми урта мәктәп (9-11 сыйныфлар), махсус урта белем бирү йортларында белем алучыларны “Мин туган телемдә сөйләшәм” исемле иҗади эшләр бәйгесендә катнашырга чакыра
Бәйгенең йомгаклары һәм катнашучыларны бүләкләү 2012 елның
19 февралендә Филология һәм сәнгать институтында үткәреләчәк Ачык ишекләр көнендә игълан ителәчәк.
Иҗади бәйге өчен түбәндәге темалар тәкъдим ителә:
1. Татар телен һәм әдәбиятын өйрәнүче яңа гасыр галиме: минем караш.
2. Татар телле хокук белгече – заман таләбе.
3. Заман тәрбиячесе нинди булырга тиеш?
4. Яңа заман башлангыч сыйныф укытучысы: минем күзаллавым.
5. Ислам мәдәнияте һәм тәрбия мәсъәләләре.
6. Компьютер татарчага тәрҗемә итә аламы?
7. Интернеттагы татар сайтлары: тел үзенчәлекләре.
8. Татар бүлеген тәмамлап, шагыйрь (язучы) буласым килә.
9. Татар бүлеген тәмамлап, дәүләт эшлеклесе булырга телим.
10. Татар бүлеген тәмамлап, “Сәләт”тә эшлисем килә.
11. Татар бүлеген тәмамлап, телевидение йолдызы булам.