28 янв. 2013 г.

Тугызынчыларда татар теленнән мәҗбүри имтихан вакыты ачыклана


28.01.2013
Рособрнадзор 9 нчы сыйныфта дәүләт (йомгаклау) аттестациясе үткәрү вакытын билгеләде.
Расписание буенча укучылар 28 майда - математикадан; 31 майда – Россия тарихыннан, җәмгыять белеменнән, физикадан, химиядән, географиядән, биологиядән, чит телләрдән (инглиз, француз, немец, испан), рус әдәбиятыннан, информатика һәм информацион-коммуникатив технологияләрдән; 4 июньдә – рус теленнән ; 7 июньдә - Россия тарихыннан, җәмгыять белеменнән, физикадан, химиядән, географиядән, биологиядән, чит телләрдән (инглиз, француз, немец, испан), рус әдәбиятыннан, информатика һәм информацион-коммуникатив технологияләрдән имтиханнар тапшырачак.
11 һәм 14 июньгә өстәмә көннәр куелган. 11 июньдә - математика, история России, география, биология, физика, чит телләрдән (инглиз, француз, немец, испан), 14 июньдә рус теле, җәмгыять белеме, химия, һәм информацион-коммуникатив технологияләр, рус әдәбияты предметларыннан сынау бирү мөмкинлеге бар.

24 янв. 2013 г.

БДИны укучыларның туган телләренә тәрҗемә итәргәме?

24.01.2013
«Мәктәптә туган телләрендә белем алган укучылар чыгарылыш имтиханнарын шул телдә бирә алырга тиеш. Һәм, гомумән, имтиханнар биргәндә тел буенча чикләүләр кертү дөрес түгел».
Шушындый эчтәлекле төркем якынча бер ай элек социаль челтәрләрнең берсендә ачылган иде. Анда әле дә БДИны мәктәптә уктытылган телләргә тәрҗемә итү кирәклеге буенча сораштыру дәвам итә. Әлеге төркемнең җитәкчесе – Динар Корбанов.
«Әгәр үз туган телендә белем алучы Россия ватандашларын чит ил халкы белән чагыштырсак, әлбәттә, россиялеләр рус телен аларга караганда яхшырак белә. Ләкин мәктәптә үз туган телләрендә белем алучыларга рус телендәге текстлар, терминнар белән эшләүнең авырлык тудырачагы көн кебек ачык. Шуңа күрә, андый россиялеләргә имтиханнар алдыннан төшенчә исемнәрен, лекцияләрне алдан биреп кую, шул рәвешле аларның яхшылап әзерләнүе өчен шартлар тудыру дөрес буладыр, мөгаен», дигән фикер дә яңгырый әлеге төркем битләрендә.

16 янв. 2013 г.

Әбрар Кәримуллин исемендәге фәнни -гамәли конференция

Укучыларны күренекле галим, тел белгече Әбрар Кәримуллинның иҗади мирасы белән таныштыру, укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, укучыларда телебезгә, милли гореф-гадәтләребезгә, рухи байлыгыбызга мәхәббәт тәрбияләү, сәләтле балаларны ачыклау hәм аларның үсеше өчен шартлар тудыру, фәнни эзләнүләрдә иҗадилыкка омтылыш тәрбияләү максатыннан 2013 нче елның 27 нче февралендә Саба муниципаль районы Байлар Сабасы бистәсе гимназиясендә фәнни-гамәли конференция үткәрелә.
    Республика фәнни-гамәли конференция эшчәнлегендә гомуми белем бирү учреждениеләренең 8-11 нче сыйныф укучылары катнаша ала.
    Конференция кысаларында түбәндәге секцияләр эшләячәк:
1. Татар филологиясе.
2.Рус филологиясе.
3. Инглиз теле (Чыгышлар бары тик инглиз телендә генә кабул ителә).
4. Тарих.
5. Татар халкының мәдәнияте hәм тарихы.
    Конференциядә катнашу өчен оештыру комитеты адресына (422060, Саба районы, Байлар Сабасы бистәсе, Мәктәп урамы, 33а йорты) 7 нче февральгә кадәр заявка, чыгышның тезисы, эзләнү эше җибәрелә.

14 янв. 2013 г.

Күптән түгел кабул ителгән “РФдә Мәгариф турында”гы Законда милли мәгарифкә ни дәрәҗәдә урын бирелгән?



Әлеге сорау белән Тарих институтының милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Марат Вазыйх улы Лотфуллинга мөрәҗәгать иттек.
– Әлеге законда үзгәрешләр күп. Иң беренче чиратта, ул “Мәгариф турында”гы (1992) һәм “Югары һәм вуздан соң һөнәри белем турында”гы (1996) Законнарны берләштерә, 309 нчы Закон белән кертелгән үзгәреш¬ләрне үз эченә ала. Элеккегесенә караганда, биредә милли мәга¬рифне үстерү мөмкинлекләре кимрәк. Әлбәттә, аның беренче варианты милли мәгариф өчен бик авыр иде. Чөнки “укыту телләре” турындагы бүлекне төшереп калдырганнар иде. Ул Татарстан һәм башка төбәк¬ләрнең тырышлыгы ярдәмендә кире кайтарылды. Ләкин безнең теләкләрнең барысы да үтәл¬мәде. Беренче чиратта, туган телдә белем алу төп мәктәп, ягъни 9 сыйныф белән тәмамлана.