Кичә 14
нче утырыш утырышында 5 нче чакырылыш ТР Дәүләт Советы РФ Федераль
Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин адресына мөрәҗәгать кабул
итте. РФ гомуми белем бирү оешмаларында рус телен һәм әдәбиятын укыту
концепциясе проекты буенча мөрәҗәгатьне депутатлар бертавыштан кабул
итте.
Әлеге мәсьәлә буенча Дәүләт Советының мәгариф,
мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Разил Вәлиев
чыгыш ясады.
Мөрәҗәгатьтә рус теле үсеше буенча концепциянең
бөтенлегенә карамастан, документта рус теле булмаган телләр үсешенә
гарантия бирмәгән һәм Россия Федерациясе халыкларының белемгә һәм мәдәни
хокуклары яклануын тәэмин итмәгән нигезләмәләр сакланган. Р.Вәлиев, шул
рәвешле, документны җиренә җиткереп эшләп бетерүгә иҗтыяҗ булуга
ишарәләде.