15 июн. 2026 г.

  Курай паркында рус теле көне үтте

"Курай" паркында рус теле көненә һәмА.С. Пушкинны искә алуга багышланган зур бәйрәм чарасы узды. Укучыларыбыз актив катнаштылар.  Музыка укытучысы Л.Р. Заянова җитәкчелегендәге "Тылсым" вокаль төркеме кызлары музыкаль композиция составында чыгыш ясадылар. Сәйфиева Ильвина (6 нчы сыйныф) бәйрәм кунакларын Ватан турында җырлап сөендерде. Хәсәнова Замирә (7 нче сыйныф) һәм Галиева Камилә (9 нчы сыйныф) бөек шагыйрьнең лирик әсәрләрен сәнгатьле башкардылар. Рус теле һәм әдәбияты укытучылары Гомәрова А.Р., Хәлиуллина Л. И., Фазилова С. В. А. С. Пушкин әкиятләре буенча уеннар үткәрделәр.



8 июн. 2026 г.

 Мөслим сабан туенда уку алдынгыларын бүләкләделәр


7 нче  июнь көнне Сабантуй мәйданында укуда, спортта, мәдәният, робототехника өлкәсендә уңышларга ирешкән бер төркем укучыларыбыз бүләкләнде. Аларга Мөслим башлыгы Хуҗин Альберт Робертовичның Рәхмәт хатлары тапшырылды. Иң зур бүләкләргә: "Мөслим егете, Мөслим кызы" титулына 9в сыйныфы укучысы Мотыгуллин Нурислам, "Мөслим йолдызы" титулына 10б сыйныфы укучысы Мкртчян Светлана һәм 10а сыйныфы укучысы Исламов Камил ия булдылар! Җиңүчеләрне котлыйбыз, остазларына зур рәхмәт белдерәбез, алдагы уку елларында да зур уңышлар теләп калабыз!


3 июн. 2026 г.

 

Лицеебыз бүләкләнде

"Яшьләр һәм балалар" милли проектының   "Балаларга иң яхшысы" ярдәмче проектын гамәлгә ашыру кысаларында 29 нчы  майда Казанда Татарстан    Республикасында Республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасы узды. Мөслим лицее директоры Әхмәтшина Чулпан Таһир кызы Татарстан Республикасында олимпиада хәрәкәте үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткәне өчен, Татарстан    Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде! Директор эшчәнлегенә югары бәя -лицейның барлык педагогик коллективының  системалы эшенә  нәтиҗәсе.  2025-2026  нчы уку елында Мөслим лицее укучылары бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр: бөтенроссия олимпиадаларының республика һәм төбәк этапларының йомгаклау этабында 33 призлы урын, рус һәм татар телләре буенча Халыкара олимпиадада 1 призлы урын яуладылар. Чулпан Таһировнаны һәм бөтен коллективны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз һәм яңа белем алуда җиңүләр телибез!




27 мая 2026 г.

 Яңгырады Соңгы кыңгырау

26 нчы май көнне Мөслим лицеенда "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды. Алсу Флюровна җитәкчелегендәге 11 а сыйныфын озатырга кунаклар, укытучылар, әти-әниләр җыелдылар. "Ал җилкәннәр-ак хыяллар" исемле бәйрәм программасында 11 нче сыйныфлар визиткасы, кунаклар котлавы,  беренче укытучыларны котлау, директор белән сыйныф җитәкчесенә сюрпризлар, әти-әниләр котлавы, саубуллашу вальсы да булды. Моңсу да, күңелле дә булган "Соңгы кыңгырау" бәйрәме дәртле биюләр,  җырлар белән үрелеп барды, һәр кеше күңелендә якты хәтирәләр генә калдырырлык җылы очрашу кичәсенә әверелде.









 

 Уку елы азагына якынлаша. Сабан туе бәйрәменә дә озак калмый. “Кояшлы Ык” паркында- Ык буенда зур өмә оештырылды, Мөслим лицее укытучылары, укучылары, әти-әниләр белән берлектә зур территория җыештырылды. Мөслимебез горурлыгы булган "Кояшлы Ык" паркы тагын да ямьләнеп калды, аны матурлауга, төзекләндерүгә көч куйган һәркемгә зур рәхмәт! Чисталыкны саклыйк, су буйларын чүпләмик!






 



 15 нче май көнне  ямьле Ык буенда Гаилә көненә багышланган Сабантуй бәйрәме узды. Бәйрәм балалар һәм әти-әниләр катнашындагы концерт белән башланып китте. Соңыннан төрле уеннар: ат чабышы, бүләк кисү, гер күтәрү, көянтә белән су ташу, капчык киеп йөгерү, канат тарту, кашыкка күкәй куеп йөгерү, чаңгы киеп йөрү, ГТО тапшыру оештырылды. Сабантуйга бүләк җыюда ярдәм иткән барлык әти-әниләргә зур рәхмәт! Гаиләләр имин, балаларыбыз сау-сәламәт, тәүфикълы, тигез канатлы булып үссеннәр!

14 мая 2026 г.

 


                            Хайруллина Азалия, ученица 10а класса - победитель Республиканского конкурса                                         "Тукай в наших сердцах", номинация "Литературное творчество (эссе)"

 


Мөслим лицее укучылары һәр елны хезмзт ветераннарын 9 май-Җиңү бәйрәме белән котлый. 8а сыйныфы укучылары да әлеге акциягә кушылдылар.Укучыларыбыз хезмәт ветераннарына котлау открыткаларын таратуда катнаштылар..

 


В рамках Дня победы 9 мая сотрудники центральной детской библиотеки провели старшеклассникам МБОУ лицей литературно-музыкальный вечер «Живое пламя». На мероприятии библиотекарь Кашапова З.М. представила краткий рассказ о войне, прозвучали военные стихи, отрывки из дневников из концлагерей и блокадных городов страны. Была организована книжная выставка авторов писавших о войне. На мероприятии библиотекарь рассказала ребятам о литературе и об авторах которые были очевидцами войны и сами участвовали на войне и исходя из своего опыта написали свои произведения. В конце мероприятия ребята сыграли интерактивную игру разделившийся, на 2 команды, где отвечали на различные интересные вопросы, приняли участия в расшифровке секретных посланий.

 


Мөслим лицее коллективы 9 Май-Җиңү көненә багышланган парадта катнашты. Парадта 9-10 сыйныф егетләре, 8-10 сыйныф кызлары һәм 3 сыйныф яшь армиячеләре чыгыш ясады, җитәкчеләре Хатбуллин Т.Л.
Күкләребез аяз, илебез имин булсын, бәйрәм белән, ватандашлар!

 

Агачлар – хәтер символы

Мөслимлеләр “Хәтер бакчасы” акциясенә актив кушылды.

Агачлар – хәтер символы

“Хәтер бакчасы” халык-ара акциясе “Экологик иминлек” илкүләм проектына теләктәшлек йөзеннән җиденче мәртәбә уздырыла. Быел әлеге акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы, Россиядә халыклар бердәмлеге елы, Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышлап үткәрелә.

Татарстанда “Хәтер бакчасы” халыкара акциясе 25 апрельдә старт алды. Акция кысаларында республикада 1 миллионнан артык үсенте утырту планлаштырыла.

– “Хәтер бакчасы” акциясе, экологик чара буларак кына түгел, ә сугышта катнашучыларның батырлыгы турында тарихи хәтерне саклау ысулы булып та хезмәт итә. Агач үсентеләре сугыш елларында һәлак булган ватандашларыбызны искә алуны, геройларга рәхмәтебезне һәм сугыш чорын онытмавыбызны символлаштыра, – дип билгеләп үтте Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.

Район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре “Сугышчан һәм хезмәт даны” мемориаль комплексында 30дан артык нарат үсентеләре утырттылар.

– “Сугышчан һәм хезмәт даны” мемориаль комплексы – Мөслимебезнең изге урыннарының берсе. Ул матурлыгы белән дә, чисталыгы һәм төзеклеге белән дә, аңа булган игътибарыбыз белән дә яу кырында һәлак булган һәм батырлыкка тиң хезмәте белән танылган рай-ондашларыбызның рухларын шатландырып торырга тиеш. Ул – безнең йөзебез! Ул сугыш һәм хезмәт батырларына райондашларыбызның мөнәсәбәтен күрсәтә. Мемориаль комплекска һәлак булган бабаларын, туганнарын искә алу өчен киләләрме, никахларын закон нигезендә теркәү көнендә чәчәк салалармы, яшь әти-әниләр, тынлыктан файдаланып, сабыйларын йоклатамы, матурлыкка соклану, ял итү өчен керәләрме – нинди сәбәп белән керсәләр дә изге урын онытылырга тиеш түгел, – ди иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов. – “Хәтер бакчасы” халыкара акциясе кысаларында мемориаль комплекска утыртылган агачлар матур булып үсеп китсен һәм яу кырында һәлак булганнарны онытмавыбызның бер чагылышы булсын иде. Бу изге урында шаярып-көлеп утырырга, аны пычратырга, чүп ташларга беркемнең дә хакы юк! Үлгәннәрнең – каберен, исәннәрнең кадерен бел, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Без Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны истә тотарга бурычлы.

Район картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәр дә халыкара акциягә бик теләп кушылды.

– “Хәтер бакчасы” акциясендә ел саен катнашабыз. Бөек Җиңү көнен китергән әби-бабаларыбызның, әти-әниләребезнең һәм бүгенге көндә илебезне саклаучы егетләрнең батырлыгын онытырга хакыбыз юк. Мондый чаралар ил күләмендә уза һәм патриотик, экологик тәрбия бирү буенча төрле буын кешеләрен берләштерә. Картлар йорты территориясенә ике дистәгә якын агач-куаклар утыртык. Алар территориябезне тагын да матурлар һәм киләчәктә Җиңү бәйрәмен данлап чәчәк атар. Картлар интернат-йортында хезмәт куючы Илмир Хафизов, Зөлфәт һәм Илфат Гыйльмуллиннар интернатта тәрбияләнеп вафат булганнарның каберләрен дә чистартып кайтты, – ди картлар йорты директоры Гөлнар Шакирянова.

“Хәтер бакчасы” халыкара акциясе кысаларында рай-оныбызда 1 меңнән артык агачлар һәм куаклар утырту ниятләнә. Үсентеләр уңдырышлы туфракта тамыр җәеп, киләчәктә бакчага әверелер. Агачлар, ел саен яфрак ярып, батыр якташларыбыз рухына сәлам юллар, хәтерне яңартыр. 

Фото – Район картлар һәм инвалидлар интернат-йорты архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен

Тулырак: https://muslumirc.ru/news/iasel-moslim/agaclar-xater-simvoly

 

В. Путин татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 150 ел тулуны бәйрәм итү турында Указ имзалады

Исегезгә төшерәбез: быел татар әдәбияты классигына 140 ел тулды

В. Путин татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 150 ел тулуны бәйрәм итү турында Указ имзалады

Россия Президенты В. Путин татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 150 ел тулуны бәйрәм итү турында Указ имзалады.

Документ нигезендә оештыру комитеты төзеләчәк, шулай ук чаралар планы әзерләнәчәк.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Тукай сүзе һәр чорда да актуаль — ул күңелне дәвалый, вөҗданны уята һәм иҗатка, төзүгә рухландыра…».

Исегезгә төшерәбез: быел татар әдәбияты классигына 140 ел тулды. Шагыйрь татар поэзиясенең символына әверелде һәм хәзерге татар әдәби телен формалаштыруга зур өлеш кертте.

Рәмилә Сәләмова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен

Тулырак: https://muslumirc.ru/news/madaniiat/v-putin-tatar-sagyire-gabdulla-tukainyn-tuuyna-150-el-tuluny-bairam-itu-turynda-ukaz-imzalady