Агымдагы
елның 1 нче мартында, гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары
арасында “IT-чемпион” республикакүләм конкурсы старт ала. Аның
үзенчәлекләре, максаты турында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында
узган матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР
Мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов, Мәгълүматлашытру һәм
элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Премьер-министр Илдар Халиков ярдәме белән оештырылучы конкурсның максаты – халыкка электрон рәвештә күрсәтелүче дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне популярлаштыру, халыкның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрдән электрон рәвештә файдалануын активлаштыруда теләктәшлек итү, бәйгедә катнашучыларда актив тормыш позициясен тәрбияләү.