Курай паркында рус теле көне үтте
"Курай" паркында рус теле көненә һәмА.С. Пушкинны искә алуга багышланган зур бәйрәм чарасы узды. Укучыларыбыз актив катнаштылар. Музыка укытучысы Л.Р. Заянова җитәкчелегендәге "Тылсым" вокаль төркеме кызлары музыкаль композиция составында чыгыш ясадылар. Сәйфиева Ильвина (6 нчы сыйныф) бәйрәм кунакларын Ватан турында җырлап сөендерде. Хәсәнова Замирә (7 нче сыйныф) һәм Галиева Камилә (9 нчы сыйныф) бөек шагыйрьнең лирик әсәрләрен сәнгатьле башкардылар. Рус теле һәм әдәбияты укытучылары Гомәрова А.Р., Хәлиуллина Л. И., Фазилова С. В. А. С. Пушкин әкиятләре буенча уеннар үткәрделәр.