25 сент. 2012 г.


"Татар теле һәм әдәбияты: бүгенгесе һәм киләчәге" Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе


ЕЛАБУЖСКИЙ ФИЛИАЛ КАЗАНСКОГО (ПРИВОЛЖСКОГО) ФЕДЕРАЛЬНОГО УНИВЕРСИТЕТА

ФАКУЛЬТЕТ ТАТАРСКОЙ И СОПОСТАВИТЕЛЬНОЙ ФИЛОЛОГИИ

КАФЕДРА ТАТАРСКОЙ ФИЛОЛОГИИ

Приглашает учащихся 11-х классов  принять участие в работе Всероссийской научно-практической конференции
“Татарский язык и литература: настоящее и будущее”.
23 ноября 2012 года.

23 сент. 2012 г.


“Ялкын” журналы бездә кунакта!

20 нче сентябрь көнне Мөслим лицее “Ялкын” журналыннан килгән  кунакларны  кабул итте.  Журналның баш мөхәрррире Йолдыз Миңнуллина, “Мин һәм дөнья” рубрикасы мөхәррире Искәндәр Галиев, “Дөнья” рубрикасы өчен җаваплы Раилә Сабирова, “Мин” рубрикасыннан Луиза Шарова укучыларга журнал турында бик кызыклы итеп  сөйләделәр,  әңгәмәдә  катнаштылар, укучыларның күп санлы сорауларына җавап бирделәр. Иң актив укучылар “Ялкын”ның махсус призларына лаек булды. “Ялкын” хезмәткәрләре “Минутка иң тиз укучы” акциясе нәкъ менә Мөслим районында башлануын игълан иттеләр. Мәктәпкүләм конкурста күп укучылар көчләрен сынап карады. 11 а сыйныфы укучысы Ләйсән Сабирова абсолют беренчелеккә иреште, журналның махсус бүләгенә лаек булды.

17 сент. 2012 г.

“Бертуган Барудиларның татар мәгарифе үсешенә керткән өлеше” төбәкара фәнни-гамәли конференциясе
Галимҗан Баруди

     Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтының Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге галимнәрне, аспирантларны, студентларны, укытучыларны һәм патриотик тәрбия мәсьәләләре белән кызыксынучыларны 2012 елның 1 ноябрендә узачак “Бертуган Барудиларның татар мәгарифе үсешенә керткән өлеше” дигән, күренекле татар педагогы мәгрифәтчесе Галимҗан Барудиның тууына 155 ел, татар педагогы, мәгрифәтчесе Салихҗан Барудиның 150 ел уңаеннан оештырылган төбәкара фәнни-гамәли конференциядә катнашырга чакыра.
Киләсе елга БДИ предметлары буенча минималь баллар саны билгеле булды

РФ мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең быел 29 августта кабул иткән 3499-10 нчы күрсәтмәсе белән, бердәм дәүләт имтиханнары (БДИ) тарихында беренче тапкыр буларак, яңа уку елы алдыннан ук БДИның барлык предметлары буенча минималь баллар саны билгеләнгән. Әлеге федераль хезмәт җитәкчесе ярдәмчесе Сергей Шатунов биргән белешмә буенча, алар түбәндәгечә. Имтиханнар һичшиксез тапшырылырга тиешле предметлар: рус теле – 36 балл, математика – 24 балл. Сайлап алып тапшырыласы предметлар: физика, химия, биология – 36шар балл, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр – 40 балл, тарих – 32 балл, география – 37 балл, җәмгыять белеме – 39 балл, рус әдәбияты – 32 балл, чит ил телләре (инглиз, немец, француз, испан телләре) – 20 балл. Биредә шуны билгеләп үтү урынлы: әлеге “бусага” узган уку елындагы кебек.