23 авг. 2011 г.

Мәктәп укытучыларының II Бөтенроссия фестивале

   17 -20 нче августта Алабуга шәһәрендә мәктәп укытучыларының II Бөтенроссия фестивале узды. Фестивальгә Россиянең төрле өлкәләреннән, чит илләрдән килгән  танылган укытучылар,югары уку йортларыннан галимнәр,  Татарстанның иң яхшы 150 укытучысы җыелды. Программа бик кызыклы итеп төзелгән. Үз белемеңне күтәрү, аралашу, ял итү өчен дә фестивальне оештыручылар тарафыннан бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Әлеге чараларда Мөслим районы Симәк мәктәбеннән тарих укытучысы Бәдретдинова Нәзилә белән икәү катнаштык. Шәхсән үзем Алабуга педагогия институты педагогика кафедрасы профессоры Н.Н.Савина, Петрозаводск педагогия акдемиясе профессоры Н.Ю. Скороходова, Польшаның Ченстохова шәһәреннән психологик фәннәр докторы, профессор Кафлик Иренеуш, Мәскәү шәһәреннән педагогия фәннәре кандидаты, доцент Л.Л. Ворошилова, Алтай дәүләт университеты доценты М.Н.Фроловская мастер-классларында булырга туры килде. Әлбәттә, һәр мастер-класс укытучылар өчен бик файдалы булды. Теләгән мәктәп  укытучысына  модератор вазыйфасында булып карарга мөмкинлек тудырылды, ягъни мастер-класслар үткәрергә мөмкин иде. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен үткәрелгән мастер-классымны югары бәяләделәр, фестивальнең Дипломына лаек булдым. Гомумән, Алабуга педагогия институтында үткәргән көннәр кызыклы, файдалы булды.