28 июл. 2014 г.

Энгель Фәттахов: БДИ нәтиҗәләре – мәктәпләрдәге укыту-методик эшләрнең сыйфат күрсәткече


25.07.2014
Быел БДИ вакытында тәртип бозулар чагыштырмача азрак булды, имтиханнар гадел һәм объектив үтте. Барлыгы 11 протокол төзелде ( 2013 елда - 65). 3 укучы шпаргалка һәм кәрәзле телефон кулланган өчен имтиханнан чыгарылды (2013 елда -33). Бу хакта мәгариф сыйфатын мониторинглау республика үзәгендә БДИ-2014 нәтиҗәләренә багышланган җыелыш барышында ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте. Татарстан укучылары 4нче сыйныфтан башлап гадәти режимда БДИга охшаган аттестация үтә башлар дип планлаштырыла. Министр сүзләренчә, әлеге формат балаларга контроль-үлчәү материаллары биремнәрен чишәргә ияләшергә һәм бернинди дулкынлануларсыз БДИны гадәти хәл буларак кабул итәргә ярдәм итәчәк.

25 июл. 2014 г.

Татарстанда “Китапка икенче тормыш бүләк ит” хәйрия акциясе башланды

23.07.2014
22 июльдән 22 октябрьгә кадәр Татарстанда “Китапка икенче тормыш бүләк ит” дип аталган хәйрия акциясе уза. Әлеге чара кысаларында һәркем үзендә булган яхшы хәлдәге кызыклы китаплар, дәреслекләрне мәктәп китапханәләренә тапшыра ала.
Әлеге акция мәктәпләрне тулы күләмдә кызыклы әдәби әсәрләр, махсус белешмәләр, дәреслекләр белән тәэмин итү максатында уздырыла. Акциядә мәктәп укучыларыннан тыш, барлык татарстанлылар да, шул исәптән оешмалар да катнаша ала.
Акциянең нәтиҗәләре мәктәп, муниципаль һәм республика дәрәҗәләрендә агымдгы елның октябрь аенда ясалачак. Иң күп китап тапшыручылар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәк.

14 июл. 2014 г.

Җәй темасына багышланган бәйгегә фотолар кабул итү дәвам итә


Сыер койрыгына кунган чебен, озын-озак каникуллар, пляждагы 90*60*90лы фигуралы кызның салам эшләпәсе һәм чиләк-чиләк җиләк... Табигатьнең иң "кызган" чагы - җәйне тагын нидә күрәсез?
Intertat.ru күптән түгел тагын бер иҗади бәйгегә старт бирде. "Сабантуй мизгелләре" фотоконкурсы укучыларыбыз арасында зур кызыксыну уятканлыктан, фотоларны кабул итү туктатылганнан соң да, ишелеп-ишелеп килгән фотолы хатларның килүен истә тотып, җәйгә багышланган фотоларга багышланган тагын бер фотоконкурс оештырырга карар кылдык!
Бу юлы Чаллы якларында яшәүче укучыларыбыз мәнфәгатьләрен кайгыртып, аларга яхшы гына бүләкләр алу мөмкинлеген бирәбез.
Бүләге нинди соң? , дигән сорау тудымы?...
Безнең приз - Чаллы шәһәре дельфианариесенә өч билет!
Шартларыбыз мондый: бер автордан 2дән артык фото кабул ителми.
Фотоларны 8 июльдән 21 июльгә кадәр җибәрергә кирәк.
Аларны intertat.baige@mail.ru адресына юллагыз.
Шунысын да искәртик, фотолар сайтыбызга урнаштырылып барачак. Рәсем тиешле бүлектә урын алу белән, аңа тавыш бирү башлана. Тавыш бирү 27 июльгә кадәр дәвам итә, ә 30 июльдә иң күп тавыш җыйган өч кешегә Чаллы шәһәрендәге дельфинарийга берешәр билет тапшырылачак!
Чыганак: http://intertat.ru/tt