31 окт. 2012 г.

Мөслим лицеенда “Педагогик осталык” темасына семинар



      31 нче октябрь көнне Мөслим лицеенда Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының    “Педагогик осталык” темасына    методик берләшмә семинары үтте.     
 Лаеклы ялдагы хезмәт ветераннары кунак итеп чакырылды.       Семинарның практик өлеше “Йолдызлар яңгыры” дип аталды. Мөслим лицее йолдызлары чыгышы (Латыйпова А.Г., Шәймәрданова Л.Я.), “Куркуын җиңгән куян” постановкасы белән өстәмә белем бирү түгәрәге әгъзалары чыгышы (җитәкчесе Иванова С.А.), “Мәктәп һәм гаилә бердәмлеге” ( Ситдыйкова Э.Д.), “Фән уңышлары” ( Ситдыйкова Ч.И., Латыйпова А.Г.) чыгышлары тыңланды. Практик өлешне Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы А.Г. Латыйпова алып барды.

21 окт. 2012 г.

Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада үтте



19-20 нче октябрь көннәрендә  Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада үтте. Башкалабызга әлеге бәйгенең финалына узган мәктәп укучылары, студентлар җыелды. Олимпиаданың беренче этабында  интернет челтәрендә   теркәлү узган укучылар татар теле һәм әдәбиятына кагылышлы биремнәр чишеп, үзара көч сынашты. Анда 1500 дән артык укучы, студентлар  катнашкан.  Россиянең төрле төбәкләреннән, Төркия, Финляндия, Украина, Кытай, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан кебек чит илләрдән дә вәкилләр бар иде.