Март 20,
2015
“Авыл укытучысы-2015” конкурсы (алга таба – Конкурс)
авыл җирлегендә үз эшчәнлеген алып бара торган мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм
урта гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләрендә иҗадилык, прогрессив
инновацияләргә омтылыш тәрбияләү, уку-укыту процессында нәтиҗәлелекне арттыру,
авыл мөгаллимнәренең профессиональ җәмәгатьчелек алдында абруен күтәрү нияте
белән “Мәгариф” журналы редакциясе (алга таба – Оештыручы) тарафыннан
оештырыла.
Әлеге Нигезләмә “Мәгариф” журналының 2015 елгы апрель
санында бастырыла һәм “Мәгариф” журналының magarif-uku.ru сайтында урнаштырыла.