27 мартта Татарстан Республикасы Халыклар Дуслыгы йортында ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган «Туган тел» мастер-класс бәйгесенең ябылу тантанасы узды.
Иҗади эшләүче укытучыларның хезмәтен бәяләү, ана теле һәм әдәбияты укытучысының педагогик эшчәнлеген активлаштыру, аларның ролен күрсәтү, алдынгы тәҗрибәне барлау һәм республика күләм тарату максатыннан үткәрелгән бәйгедә быел 72 укытучы катнашты. Аларга Республикабызның мәртәбәле фән эшлеклеләре, галимнәрдән торган дәрәҗәле комиссия әгъзалары бәя бирде.
Конкурсның ачылу һәм ябулы тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан халыклары Ассамблеясе, Казан (Идел буе) федераль университеты вәкилләре катнашты.
Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган бәйгедә укытучылар үзләренең югары һөнәри осталыкларын, алдынгы карашларын, тирән белемләрен, үз эшенә ихлас бирелгән, һәрдаим яңалыкка омтылган укытучылар икәнлеген расладылар.