13 дек. 2013 г.

Киләсе уку елыннан чыгарылыш сыйныфларда йомгаклау иншасы гамәлгә кертелүе ихтимал


13.12.2013
Киләсе уку елыннан Россия мәктәпләренең чыгарылыш сыйныфларында йомгаклау иншасы кертелүе ихтимал. Бу хакта инде йөкләмә бирелгән, дип хәбәр итте РФ Президенты Владимир Путин РФ Федераль Җыелышына Еллык юлламасында.
Президент илгә белем бирүче генә түгел, ә киңкырлы күзаллауга, югары әхлаклылыкка ия, мөстәкыйль фикер йөртергә сәләтле шәхес тәрбияләүче мәктәпләр кирәклеген билгеләп үтте.
Владимир Путин киләсе уку елыннан чыгарылыш сыйныфларында йомгаклау иншасын кертү буенча йөкләмә бирелүен хәбәр итте. Илбашы фикеренчә, Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре белән беррәттән инша нәтиҗәләре дә югары уку йортларына һәм башка мәгариф учреждениеләренә кергәндә исәпкә алынырга тиеш.