15 июн. 2026 г.

  Курай паркында рус теле көне үтте

"Курай" паркында рус теле көненә һәмА.С. Пушкинны искә алуга багышланган зур бәйрәм чарасы узды. Укучыларыбыз актив катнаштылар.  Музыка укытучысы Л.Р. Заянова җитәкчелегендәге "Тылсым" вокаль төркеме кызлары музыкаль композиция составында чыгыш ясадылар. Сәйфиева Ильвина (6 нчы сыйныф) бәйрәм кунакларын Ватан турында җырлап сөендерде. Хәсәнова Замирә (7 нче сыйныф) һәм Галиева Камилә (9 нчы сыйныф) бөек шагыйрьнең лирик әсәрләрен сәнгатьле башкардылар. Рус теле һәм әдәбияты укытучылары Гомәрова А.Р., Хәлиуллина Л. И., Фазилова С. В. А. С. Пушкин әкиятләре буенча уеннар үткәрделәр.



8 июн. 2026 г.

 Мөслим сабан туенда уку алдынгыларын бүләкләделәр


7 нче  июнь көнне Сабантуй мәйданында укуда, спортта, мәдәният, робототехника өлкәсендә уңышларга ирешкән бер төркем укучыларыбыз бүләкләнде. Аларга Мөслим башлыгы Хуҗин Альберт Робертовичның Рәхмәт хатлары тапшырылды. Иң зур бүләкләргә: "Мөслим егете, Мөслим кызы" титулына 9в сыйныфы укучысы Мотыгуллин Нурислам, "Мөслим йолдызы" титулына 10б сыйныфы укучысы Мкртчян Светлана һәм 10а сыйныфы укучысы Исламов Камил ия булдылар! Җиңүчеләрне котлыйбыз, остазларына зур рәхмәт белдерәбез, алдагы уку елларында да зур уңышлар теләп калабыз!


3 июн. 2026 г.

 

Лицеебыз бүләкләнде

"Яшьләр һәм балалар" милли проектының   "Балаларга иң яхшысы" ярдәмче проектын гамәлгә ашыру кысаларында 29 нчы  майда Казанда Татарстан    Республикасында Республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасы узды. Мөслим лицее директоры Әхмәтшина Чулпан Таһир кызы Татарстан Республикасында олимпиада хәрәкәте үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткәне өчен, Татарстан    Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде! Директор эшчәнлегенә югары бәя -лицейның барлык педагогик коллективының  системалы эшенә  нәтиҗәсе.  2025-2026  нчы уку елында Мөслим лицее укучылары бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр: бөтенроссия олимпиадаларының республика һәм төбәк этапларының йомгаклау этабында 33 призлы урын, рус һәм татар телләре буенча Халыкара олимпиадада 1 призлы урын яуладылар. Чулпан Таһировнаны һәм бөтен коллективны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз һәм яңа белем алуда җиңүләр телибез!