«Илһам чишмәсе » исемле II республика әдәби-иҗат бәйгесе
нигезләмәсе
Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 126 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы укытучылары һәм укучылары арасында «Илhам чишмәсе» исемле II республика әдәби-иҗат бәйгесе уздырыла.
Максаты һәм бурычлары:
* Укучыларны һәм укытучыларны Г.Тукай иҗатына тагын да якынайту;
* шигъриятнең җәмгыятьтәге тәрбияви ролен күрсәтү;
Катнашучылар
Бәйгедә укытучылар һәм 8-11 сыйныф укучылары катнаша.
Бәйгене үткәрү шартлары һәм тәртибе
Һәр катнашучы бәйгегә (татар телендә) үзе язган шигырьләрен тәкъдим итә (матбугат битләрендә басылмаган, башка бәйгеләрдә катнашмаган булырга тиеш)
Укытучылар -10 шигырь тәкъдим итәләр, аларның берсе Г.Тукайга багышлап язылган, калганнары- ирекле тема; укучылар - 5 шигырь, шуларның берсе Г.Тукайга багышлап язылган, башкалары- ирекле тема ( шигъри әкиятләр дә булырга мөмкин)
Иң яхшы дип табылган шигырьләр җыентыкка кертелә.
Иҗади эшнең язылу тәртибе
Эш төзәтүләрсез, А4 форматында (шрифт Times New Roman-14, интервал 1,5) компьютерда басылган булырга тиеш.
Иң беренче биттә автор тулы исемен, фамилиясен, мәктәбен ( укучы- классын),районын һәм туган елын күрсәтә , үзе турында кыскача мәгълүмат яза, төгәл адресын , телефонын күрсәтә.
Иҗади эшләр (электрон вариантта) 2012 елның 10 нчы апреленә кадәр түбәндәге электрон адреска җибәрелә: gim2072@mail.ru
ИЧ ( тамгасыннан соң), район,фамилиясе күрсәтелә һәм эш җибәрелә.
(Мәсәлән: ИЧ Казан Арсланова )
Конференцияне оештыручылар
-ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ һӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ;
-КАЗАН ШӘҺӘРЕНЕҢ СОВЕТ РАЙОНЫ МӘГАРИФ ИДАРӘСЕ;
-“ МӘГЪРИФӘТ” ГАЗЕТАСЫ;
-КАЗАН ШӘҺӘРЕ СОВЕТ РАЙОНЫНЫҢ “20 НЧЕ ГИМНАЗИЯ” ГОМУМИ БЕЛЕМ МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ;
-КАЗАН ШӘҺӘРЕ СОВЕТ РАЙОНЫ УКЫТУЧЫЛАРЫНЫҢ
“ ИЛҺАМ ЧИШМӘСЕ” ӘДӘБИ-ИҖАТ БЕРЛӘШМӘСЕ.
Конференцияне йомгаклау һәм нәтиҗә ясау
Йомгак 24 нче апрельдә ясалачак, бүләкләү чарасы 5 нче майда уздырыла.
Җиңүчеләргә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары, шигырьләр җыентыгы , рәхмәт хатлары тапшырыла.
Белешмәләр өчен
8-96-56-060-881,( 8-843) 272-36-42 тел. буенча Рәхимә Минвәли кызы Арслановага мөрәҗәгать итеп була.
Комментариев нет:
Отправить комментарий