Габдулла Тукайның тууына 126 ел тулуга багышланган районкүләм кичә.
Мөслим районы Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ситдыйкова Чулпан Индус кызы блогы
26 апр. 2012 г.
23 апр. 2012 г.
“Коръән елы” уңаеннан кичә үтте
Татарстанда 2012 нче ел
тарихи-мәдәни
мирасны саклау, дин әһелләре тарафыннан “Коръән елы”
дип игълан ителде. Шул уңайдан Мөслим лицеенда “Коръәни Кәрим хикмәтләре” дип
аталган кичә уздырылды. Кичәгә Россиянең
Почетлы мәгариф хезмәткәре, Мәгариф отличнигы, хаҗия, күренекле якташыбыз Фоат
Садриевның тормыш иптәше Сәйденур
Садриева кунак булып килде. 10а сыйныфы укучылары пәйгамбәребез Мөхәммәт, Коръән үзенчәлекләре,
исламда сәламәтлек, дуслык, әдәбиятта Коръән мотивлары, Коръәндә телгә алынган
изге җирләр һ.б. турында чыгышлар ясады.
Күп конкурсларда җиңүләр яулаган 2б сыйныфы укучылары Габдрахманова Камилә,
Низамова Ләйлә, Абдуллин Ранис, Камалетдинова Алия Коръәннән сурәләр укыдылар. Сәйденур апа Коръән Кәрим
хикмәтләре , хаҗ кылуы һ.б. турында сөйләде, Коръәннең мөселманнар, дин
әһелләре өчен генә түгел, дин, фәлсәфә, тарих белән кызыксынучы барлык кешеләр
өчен дә кирәкле китап булуына басым ясады.
19 апр. 2012 г.
"Каурый каләм" конкурсының йомгаклау туры
19 нчы апрель көнне Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институтында “Каурый каләм” Татарстан, Башкортстан, Чувашстан республикалары һәм Пермь крае, Самара, Оренбург өлкәләре укучыларының иҗат конкурсының 2 нче туры үтте. Конкурс 10 нчы сыйныф укучылары арасында иҗади һөнәрләргә карата кызыксыну, татар халкының телен, әдәбиятын, мәдәниятын саклау һәм үстерү, гуманитар юнәлештә сәләтле яшьләрне эзләү һәм алар белән эшләү, киләчәктә аларга Алабуга институтында белем алу мөмкинлеге бирү максатыннан үткәрелде. Һәр конкурсант үзе белән таныштырды, 1 иҗади эшен тәкъдим итте. Укучым- Хөрмәтуллина Йолдыз “Каурый каләм” конкурсында 1 нче урынны яулап сөендерде. Йомгаклау турында катнашучы балаларга лауреат Дипломы, укучыларның иҗади эшләре тупланган җыентыклар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Язучы Факил Сафин белән очрашу да күңелле үтте. Конференцияне оештырган Алабуга институты хезмәткәрләренә рәхмәтебезне белдерәбез
10 апр. 2012 г.
Ыкта боз китте
Бүген иртән Ыкта боз китте. Бөтен җирдә яз шаукымы, яз шатлыгы. Әле атна элек кенә юеш кар явып тора, урамнар кардан, судан гына тора иде. Бүген инде кояш, көлә-көлә, җир йөзен җылыта. Ерак юллардан кайткан сыерчыклар язны мактап җыр сузалар. Шифалы ләйсән яңгырлары да явып үтте. Халык телендә ләйсән турында хикмәтле әйтелмәләр йөри: "Ләйсән-рәхмәт яңгыры", "Ләйсәндә яланбаш йөрсәң, үсәсең", "Ләйсән суын җиде ел сакласаң, энҗегә әверелә,ди" һ.б. Яр буенда бозлар калмаса, кар эрегәндә җылы яңгырлар явып үтсә, халкыбыз елның яхшы килүенә, игеннәрнең, җиләк-җимешнең уңуына юраган.Быелгы яз һәммәбезгә шатлык-куанычлар гына китерсен иде.
3 апр. 2012 г.
Олимпиадаларда һәм бердәм дәүләт имтиханында югары нәтиҗәләр күрсәткәннәр өчен премияләр барлыкка киләчәк
Федераль дәрәҗәдә "Сәләтле балалар" концепциясен эшләү дәвам итә - ул көчле мәктәпләр, уңышка ирешкән укытучылар һәм талантлы балалар өчен өстәмә финанслар бүлеп бирүне күз алдында тота.
Шулай итеп, 2012 елның 1 сентябренә дәүләти мәгърифәтчелек каналы оештырылачак, 1 июльгә олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар өстәмә ташламалар алачак, 1 октябрьгә авыл мәктәпләренә сәләтле балалар белән эшләү өчен акча биреләчәк, 1 декабрьгә олимпиадаларда һәм Бердәм дәүләт имтиханында югары нәтиҗәләр күрсәткәннәр өчен премияләр барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә “Российская газета” басмасы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru
Подписаться на:
Сообщения (Atom)