Кадерле балалар, укучылар!
Безнең татарда “тел ачкычы” дигән тирән мәгънәле гыйбарә бар. Бу инде дөньяга килгәндә үк адәм баласының күңел түрендә туган теле, ана теле булуы, аны ачар өчен бары тик ачкыч таба белү генә кирәклеге турында сөйли. Ә бу ачкыч, гадәттә, әти-әни, әби-бабай кулында була. Аннары балалар бакчасында – тәрбиячеләр, мәктәптә укытучылар ярдәме белән сөйләм теле көннән-көн байый, язу теле шомара, камилләшә бара. Ә калганы инде сезнең үзегездән тора.
Әниегез никадәр кадерле булган кебек, ана телебез дә сезнең өчен шундый ук кадер-хөрмәткә ия булырга тиеш. Тел, беренче чиратта, кешеләр белән аралашу, дөньяны танып-белү өчен кирәк. Татар кешесе дөньяга татар күзләре белән карый, авазларны татар колагы белән ишетә. Шуңа күрә милләттәшләре белән үз туган телендә аралашкан кешеләр бер-берсен тизрәк һәм яхшырак аңлый, туган тел кешеләрне бер-берсенә якынайта, берләштерә, туганлаштыра.