Кадерле балалар, укучылар!
Әниегез никадәр кадерле булган кебек, ана телебез дә сезнең өчен шундый ук кадер-хөрмәткә ия булырга тиеш. Тел, беренче чиратта, кешеләр белән аралашу, дөньяны танып-белү өчен кирәк. Татар кешесе дөньяга татар күзләре белән карый, авазларны татар колагы белән ишетә. Шуңа күрә милләттәшләре белән үз туган телендә аралашкан кешеләр бер-берсен тизрәк һәм яхшырак аңлый, туган тел кешеләрне бер-берсенә якынайта, берләштерә, туганлаштыра.
Татар теле – бик борынгы тел, аның тарихы мең еллар белән исәпләнә. Безнең әби-бабаларыбыз аны гасырдан-гасырга шомарта-шомарта, камилләштерә-камилләштерә бүгенге көнгә кадәр саклап, сезнең буынга тапшырган. Бу – үткән буыннарның сезгә изге амәнәте, васыяте. Сез дә аны исән-сау килеш киләчәк буыннарга тапшырырга тиеш. Бүгенге яшь буын, нинди булса, татар милләтенең киләчәге дә шундый булачак. Ә теләсә-кайсы милләт туган телендә сөйләшкәндә, укыганда һәм язганда гына көчле һәм мәгърифәтле милләт булып яши ала! Кыскасы, татар теленең, татар халкының киләчәге сезнең кулларда, кадерле дусларым!
Разил Вәлиев, Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты
Комментариев нет:
Отправить комментарий