Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Татарстан Язучылар берлеге “Татар җәмгыятендә һәм гаиләдә хатын–кызның урыны” дигән иҗади бәйге уздыру хакында игълан иттеләр.
Бәйгенең максаты һәм бурычлары.
Татар хатын–кызының гаилә учагын саклауда, балалар тәрбияләүдә, өлкәннәрне кайгыртуда, җәмгыять тормышында үзенең хезмәте, иҗтимагый, рухи-әхлакый эшчәнлеге аша башкарган ролен әдәби әсәрләрдә чагылдыру – бәйгенең төп максаты.
Бәйгенең төп юнәлешләре.
• татар хатынының гаиләдә, җәмгыятьтә тоткан ролен тасвирлау;
• үсеп килүче буыннарда игелек, әхлак, тирә-юньдәгеләргә ихтирамлы мөнәсәбәт, гаилә нигезләренә хөрмәт тәрбияләү;
• бүгенге җәмгыятьтә гаилә-көнкүреш мөнәсәбәтләрендә барган үзгәрешләрне күрсәтү һәм аларны бәяләү;
• аш-су, милли киемнәрнең сакланышы, әби-бабайлардан килгән гореф-гадәтләрне яшь буынга тапшыру, йолаларны саклау һәм бүгенге тормышка кайтаруны тасвирлаган матур үрнәкләр.
Үткәрү шартлары.
Бәйгегә хикәя, очерк, эссе жанрдагы әсәрләр кабул ителә.