14 мая 2026 г.

 

Агачлар – хәтер символы

Мөслимлеләр “Хәтер бакчасы” акциясенә актив кушылды.

Агачлар – хәтер символы

“Хәтер бакчасы” халык-ара акциясе “Экологик иминлек” илкүләм проектына теләктәшлек йөзеннән җиденче мәртәбә уздырыла. Быел әлеге акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы, Россиядә халыклар бердәмлеге елы, Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышлап үткәрелә.

Татарстанда “Хәтер бакчасы” халыкара акциясе 25 апрельдә старт алды. Акция кысаларында республикада 1 миллионнан артык үсенте утырту планлаштырыла.

– “Хәтер бакчасы” акциясе, экологик чара буларак кына түгел, ә сугышта катнашучыларның батырлыгы турында тарихи хәтерне саклау ысулы булып та хезмәт итә. Агач үсентеләре сугыш елларында һәлак булган ватандашларыбызны искә алуны, геройларга рәхмәтебезне һәм сугыш чорын онытмавыбызны символлаштыра, – дип билгеләп үтте Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.

Район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре “Сугышчан һәм хезмәт даны” мемориаль комплексында 30дан артык нарат үсентеләре утырттылар.

– “Сугышчан һәм хезмәт даны” мемориаль комплексы – Мөслимебезнең изге урыннарының берсе. Ул матурлыгы белән дә, чисталыгы һәм төзеклеге белән дә, аңа булган игътибарыбыз белән дә яу кырында һәлак булган һәм батырлыкка тиң хезмәте белән танылган рай-ондашларыбызның рухларын шатландырып торырга тиеш. Ул – безнең йөзебез! Ул сугыш һәм хезмәт батырларына райондашларыбызның мөнәсәбәтен күрсәтә. Мемориаль комплекска һәлак булган бабаларын, туганнарын искә алу өчен киләләрме, никахларын закон нигезендә теркәү көнендә чәчәк салалармы, яшь әти-әниләр, тынлыктан файдаланып, сабыйларын йоклатамы, матурлыкка соклану, ял итү өчен керәләрме – нинди сәбәп белән керсәләр дә изге урын онытылырга тиеш түгел, – ди иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов. – “Хәтер бакчасы” халыкара акциясе кысаларында мемориаль комплекска утыртылган агачлар матур булып үсеп китсен һәм яу кырында һәлак булганнарны онытмавыбызның бер чагылышы булсын иде. Бу изге урында шаярып-көлеп утырырга, аны пычратырга, чүп ташларга беркемнең дә хакы юк! Үлгәннәрнең – каберен, исәннәрнең кадерен бел, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Без Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны истә тотарга бурычлы.

Район картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәр дә халыкара акциягә бик теләп кушылды.

– “Хәтер бакчасы” акциясендә ел саен катнашабыз. Бөек Җиңү көнен китергән әби-бабаларыбызның, әти-әниләребезнең һәм бүгенге көндә илебезне саклаучы егетләрнең батырлыгын онытырга хакыбыз юк. Мондый чаралар ил күләмендә уза һәм патриотик, экологик тәрбия бирү буенча төрле буын кешеләрен берләштерә. Картлар йорты территориясенә ике дистәгә якын агач-куаклар утыртык. Алар территориябезне тагын да матурлар һәм киләчәктә Җиңү бәйрәмен данлап чәчәк атар. Картлар интернат-йортында хезмәт куючы Илмир Хафизов, Зөлфәт һәм Илфат Гыйльмуллиннар интернатта тәрбияләнеп вафат булганнарның каберләрен дә чистартып кайтты, – ди картлар йорты директоры Гөлнар Шакирянова.

“Хәтер бакчасы” халыкара акциясе кысаларында рай-оныбызда 1 меңнән артык агачлар һәм куаклар утырту ниятләнә. Үсентеләр уңдырышлы туфракта тамыр җәеп, киләчәктә бакчага әверелер. Агачлар, ел саен яфрак ярып, батыр якташларыбыз рухына сәлам юллар, хәтерне яңартыр. 

Фото – Район картлар һәм инвалидлар интернат-йорты архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен

Тулырак: https://muslumirc.ru/news/iasel-moslim/agaclar-xater-simvoly

Комментариев нет:

Отправить комментарий