Күренекле мәгърифәтче, галим Ибраһим Хәлфин
истәлегенә багышланган
XI республика фәнни-эзләнү укучылар
конференциясенең
НИГЕЗЛӘМӘСЕ
I.
Гомуми нигезләмә
1.1. Әлеге нигезләмә күренекле мәгърифәтче, галим Ибраһим Хәлфин истәлегенә багышланган XI
республика фәнни-эзләнү укучылар конференциясен үткәрү тәртибен билгели.
1.2.Күренекле мәгърифәтче, галим Ибраһим
Хәлфин истәлегенә багышланган XI
республика фәнни-эзләнү укучылар конференциясе (алга таба — Конференция) «Татар
халкының милли үзенчәлеген саклау (2014-2016 еллар)» Татарстан Республикасы
дәүләт программасын тормышка ашыру максатында үткәрелә.