
"Югарырак стипендия аласың киләме? Укытучылыкка бар!" - "Мәгариф" журналы үзенең сайтында шундый исемдәге язмада 15 мең сум стипендия алып уку мөмкинлеге, үзенчәлеге турында бәян итә.
Чыгарылышларның ТР муниципаль берәмлекләреннән югары уку йортларына педагогик белгечлек буенча укырга җибәреп "сайлап алынган" 200е инде быел ук 15 мең сум күләмендә стипендия алачак. Диплом алгач, алар туган районы мәктәбендә кимендә 5 ел эшләргә тиеш була - юллама буенча укытучылар җитешмәгән фәннәр буенча педагогик белгечлекләр алучы студентларны стипендия ягыннан ярдәм итү проекты шарты шундый.