
Бүген Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиаданың йомгаклау этабы башлана. Анда Россиянең 24 төбәгеннән, шулай ук Япония, Төркия, Бельгия, Финляндия, Франция, Беларусь, Казакъстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Төркмәнстан, Кыргызстаннан һәм Австралиядән 14 яшьтән 25 яшькәчә 500 укучы һәм студент катнашуы көтелә.
Бу хакта “Татар-информ” МА үткәргән матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов тулырак бәян итте. Очрашуда татар теле һәм әдәбияты буенча III халыкара олимпиаданың Гран-при иясе (2015), Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты 1нче курс студенты Айдар Шәйхин да катнашты.
Искәртеп үтик: олимпиада “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы кысаларында, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, КФУ тарафыннан, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Татар федераль милли-мәдәни мохтарияты ярдәме белән, оештырыла.