Мөслим районы Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ситдыйкова Чулпан Индус кызы блогы
30 нояб. 2011 г.
Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 120 ел
27 нояб. 2011 г.
II төбәкара "Көмеш каләм" бәйгесе
Чувашия Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе II төбәкара "Көмеш каләм" бәйгесен игълан итә. Бәйге "Минем шәҗәрәм" исемле, туган җиреңдәге нәсел, 3-4 буындагы әби-бабайларның нәсел-ыру тамырлары турында, уңай фикерле иншалар язу буенча булачак. Бәйгедә балалар да, өлкәннәр дә катнаша ала - катнашучыларның яшьләре чикләнмәгән. Шәҗәрәгезне фәнни нигездә ачып, туган ягыгызда, нәселегездә танылган шәхесләрнең тормышын иҗади формада инша итеп, А4 форматында, 2 тулы биттә язарга кирәк.22 нояб. 2011 г.
"ШИГЪРИ САБАНТУЙ"ГА РӘХИМ ИТЕГЕЗ!
Казан Федераль университеты Филология һәм сәнгать институтының татар филологиясе бүлеге каршында эшләп килгән "Әллүки” иҗат түгәрәге "Шигъри Сабантуй” фестивале үткәрә.
"Шигъри Сабантуй” ул – яшь шагыйрьләр бәйгесе. Йөрәгендә иҗат ялкыны яшәгән һәр яшь иҗатчы әлеге бәйгедә катнашып, үзен сынап карый ала. Быелгы бәйге татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның 125 еллыгына багышланган.
18 нояб. 2011 г.
II Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясендә
Конференциягә Пермь өлкәсеннән, Башкортстаннан, Чувашстаннан, Татарстанның барлык районнарыннан сәләтле укучылар һәм аларның укытучылары килгән иде. Пленар утырыштан соң укучылар секцияләргә таралдылар һәм үз чыгышларын тәкъдим иттеләр. Конференция материаллары "Татар теле һәм әдәбияты: бүгенгесе һәм киләчәге" дип исемләнгән җыентык итеп бастырып чыгарылган. Әлеге җыентыклар конференциягә килгән укучыларга таратылды.
12 нояб. 2011 г.
"Авылның 100 талантлы баласы"-2011
Подписаться на:
Сообщения (Atom)
