10 апр. 2012 г.

Ыкта боз китте

 Бүген иртән Ыкта боз китте. Бөтен җирдә яз шаукымы, яз шатлыгы. Әле атна элек кенә юеш кар явып тора, урамнар кардан, судан гына тора иде. Бүген инде кояш, көлә-көлә,  җир йөзен җылыта. Ерак  юллардан кайткан сыерчыклар язны мактап җыр сузалар. Шифалы ләйсән яңгырлары да явып үтте. Халык телендә ләйсән турында хикмәтле әйтелмәләр  йөри: "Ләйсән-рәхмәт яңгыры", "Ләйсәндә яланбаш йөрсәң, үсәсең", "Ләйсән суын җиде ел сакласаң, энҗегә әверелә,ди" һ.б. Яр буенда  бозлар калмаса, кар эрегәндә җылы яңгырлар явып үтсә, халкыбыз елның яхшы килүенә, игеннәрнең, җиләк-җимешнең уңуына юраган.Быелгы яз һәммәбезгә шатлык-куанычлар гына китерсен иде.

Ыкта боз киткән, диләр                                            Лилия Садриева 
Ыкта боз киткән, диләр
Күрүче булды микән?!
Яхшылыкка теләк теләп
Йөрүче булды микән?
Элек булган заманалар –
Ык буе торган чыңлап.
Шул бозларны авыл белән
Озатканнар җыр җырлап.
Гармун моңына кушылып,
Җырлашып аккан бозлар.
Ел буе озата барган
Бозлар калдырган моңнар.
Әй, гомерләр... Үткәннәрне
Юксыну калган бары.
Боз өстендә ялкыннарны
Ник алып киттең ары?
Уфтаныша чал агайлар,
Апалар авыр сулый.
Кайтарыйм соң ничекләр, дип,
Үткәннәрне Ык юллый.
Чарасыздан Ык елый...

Комментариев нет:

Отправить комментарий