23 апр. 2012 г.

“Коръән елы” уңаеннан кичә үтте


Татарстанда 2012 нче ел тарихи-мәдәни мирасны  саклау, дин әһелләре тарафыннан “Коръән елы” дип игълан ителде. Шул уңайдан Мөслим лицеенда “Коръәни Кәрим хикмәтләре” дип аталган  кичә уздырылды. Кичәгә Россиянең Почетлы мәгариф хезмәткәре, Мәгариф отличнигы, хаҗия, күренекле якташыбыз Фоат Садриевның тормыш  иптәше Сәйденур Садриева кунак булып килде. 10а сыйныфы укучылары  пәйгамбәребез Мөхәммәт, Коръән үзенчәлекләре, исламда сәламәтлек, дуслык, әдәбиятта Коръән мотивлары, Коръәндә телгә алынган изге җирләр һ.б.  турында чыгышлар ясады. Күп конкурсларда җиңүләр яулаган 2б сыйныфы укучылары Габдрахманова Камилә, Низамова Ләйлә, Абдуллин Ранис, Камалетдинова Алия Коръәннән  сурәләр укыдылар. Сәйденур апа Коръән Кәрим хикмәтләре , хаҗ кылуы һ.б. турында сөйләде, Коръәннең мөселманнар, дин әһелләре өчен генә түгел, дин, фәлсәфә, тарих белән кызыксынучы барлык кешеләр өчен дә кирәкле китап булуына басым ясады.

Комментариев нет:

Отправить комментарий