19 апр. 2012 г.

"Каурый каләм" конкурсының йомгаклау туры


19 нчы апрель  көнне Казан (Идел буе) федераль университетының  Алабуга институтында  “Каурый каләм”  Татарстан, Башкортстан, Чувашстан республикалары һәм Пермь крае, Самара, Оренбург өлкәләре укучыларының иҗат конкурсының  2  нче туры үтте.  Конкурс 10 нчы сыйныф укучылары арасында иҗади һөнәрләргә карата кызыксыну, татар халкының телен, әдәбиятын, мәдәниятын саклау һәм үстерү, гуманитар юнәлештә  сәләтле яшьләрне эзләү һәм алар белән эшләү, киләчәктә аларга Алабуга институтында белем алу мөмкинлеге бирү максатыннан үткәрелде. Һәр конкурсант үзе белән таныштырды, 1 иҗади эшен тәкъдим итте. Укучым- Хөрмәтуллина Йолдыз  “Каурый каләм” конкурсында  1 нче урынны яулап сөендерде. Йомгаклау турында катнашучы балаларга   лауреат Дипломы, укучыларның иҗади эшләре тупланган җыентыклар, истәлекле бүләкләр  тапшырылды. Язучы Факил Сафин белән очрашу да күңелле үтте. Конференцияне оештырган Алабуга институты хезмәткәрләренә рәхмәтебезне белдерәбез

Комментариев нет:

Отправить комментарий