4 мая 2012 г.


Мөслим лицеенда татар теле һәм әдәбияты атналыгы үтте
Атналык кысаларында түбәндәге чаралар уздырылды.
Китапханәче, татар теле укытучысы Э.Ситдыйкова тарафыннан якташ язучылар иҗатына багышланган китаплар күргәзмәсе куелды, “Үрнәк дәфтәр”, Г.Тукай әсәрләре буенча рәсемнәр, шигырь сөйләүчеләр  конкурсы үткәрелде.
 “Коръән Кәрим хикмәтләре”  темасына Татарстанда тарихи-мәдәни мирасны саклау елына багышланган әдәби кичә ,“Тукай безнең йөрәкләрдә” дип аталган  шигырь бәйрәме, “Тукай иҗатын беләсеңме?” 7-8 нче сыйныфлар өчен КВН  укучыларның күңеленә хуш килде. Татар теле укытучысы А.Латыйпова,10а сыйныфы укучысы Й.Хөрмәтуллина татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Рәсәйкүләм форумында катнашып, алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Й. Хөрмәтуллина “Каурый каләм” Рәсәйкүләм конкурсында катнашып җиңүче булды. 11 нче сыйныф укучысы Ногуманов Алмаз 11 майда үтәчәк “Илһамлы каләм” конкурсының йомгаклау турына чакыру алды (фәнни җитәкчеләре  Ч.И.Ситдыйкова).  5-6 сыйныфлар Тукай  әсәрләре буенча кинофильм, мультфильмнар карадылар. 5, 10, 11 нче сыйныф укучылары “Г.Тукай-милләтебезнең йөзек кашы” районкүләм чарада катнаштылар.




Комментариев нет:

Отправить комментарий