8 мая 2012 г.


Кабатланмасын иде  сугышлар..
Кешелек дөньясы җинаятьчел фашистлар Германиясе тар-мар ителүнең 67 еллыгын тантаналы төстә билгеләп үтәргә җыена. Күпме генә вакыт үтсә дә, халык хәтерендә Бөек Ватан  сугышы илебез тарихында иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр. XX гасырның 40 нчы елларында безнең халкыбызның нинди зур батырлыклар кылганын хөрмәт һәм соклану хисләре белән сөйләрләр.
    Сугыш! Ул инде күптән күкрәп үтте. Менә 67 ел безнең күгебез һәрчак аяз. 
Безгә азатлыкны саклап калган, бүгенге бәхетле тормышыбыз өчен без бурычлы булган кешеләр дә арабызда бик аз калды. Исәннәрнең дә чәчләренә күптән инде чал кергән, йөзләренә вакыт тирән җыерчыклар сызган. Ләкин дәһшәтле сугыш елларын, ул китергән кайгы-хәсрәт, яраларны халык бик яхшы хәтерли. Давыллы елларда илбасарлар алдына корыч кыя булып баскан батырлар  һич тә онытылмый. Аларның үлгәннәре һәрчак ихтирам белән искә алына, исәннәре тирән хөрмәт ителә.
    Мөслим лицеена  Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары Зиннуров Мансур, Шәрипов Әхсән, Әфган сугышы ветераны Харрасов Ренат, озак еллар хәрби әзерлек укытучысы  булып эшләгән Иванов Альберт  очрашуга килделәр. Ветераннар укучыларга сугыш һәм хезмәт юллары турында сөйләделәр, теләкләрен җиткерделәр.

Комментариев нет:

Отправить комментарий