5 апр. 2013 г.

Апрель - Тукай ае


Быел татарның атаклы шагыйре Габдулла Тукайның үлеменә 100 ел тула. Әлеге вакыйга уңаеннан Казан каласында 15 апрель төрле чаралар оештырылачак.
Программада – Клячкин хастаханәсе янында митинг, хастаханә диварындагы барельефка һәм Тукай вафат булган палатадагы истәлек тактасына, шагыйрьнең үз исемен йөрткән мәйдандагы һәм Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәлләргә чәчәк салу, дип хәбәр итә Татарстанның Мәдәният министрлыгы сайты. Шулай ук, Тукайның каберенә зиярәт кылу, Г.Тукай музеенда һәм Татарстан Язучылар берлегендә искә алу кичәләре узачак.

Көндезге сәгать 11дә татар җәмәгатьчелеге Казанның Габдулла Тукай мәйданында шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр куячак.
11.30 сәгатьтә Театр урамында М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салачаклар.
12.30да элеккеге Клячкин хастаханәсе (Островский урамындагы Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы бинасы) янында искә алу митингы узачак: Габдулла Тукай вафат булган әлеге бинага эленгән барельеф һәм мемориаль тактага чәчәкләр куелачак.
14.00 сәгатьтә Юнысов мәйданында дога кылганнан соң, бу көнне Габдулла Тукайны искә алырга җыелган халык шагыйрь җирләнгән Иске Татар бистәсе зиратына таба юл тотачак.
14.30 сәгатьтә Габдулла Тукай каберенә чәчәкләр кую планлаштырыла.
16.00 сәгатьтә Габдулла Тукайның Казандагы Әдәби музеенда “Төп нөсхә” көне булачак. Музейга килүчеләргә экспозициядә шагыйрьнең әсәрләр җыентыкларының төп нөсхәләре күрсәтеләчәк.
18.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында шагыйрьне искә алу кичәсе үтәчәк.
Чараларда Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан һәм республиканың мәдәният, сәнгать әһелләре катнашачак. Тукай клубындагы кичәдә Арча районының Тукай шигырьләрен сәнгатьле укучылар бәйгесендә җиңүче укучылар чыгыш ясаячак.
Чыганак: http://tatarile.org/news/tt/node/1164 ("Интертат" электрон газетасы)

Комментариев нет:

Отправить комментарий