16 апр. 2013 г.

Электрон журнал кәгазь кардәшен кысрыклап чыгара


16.04.2013
Укытучыларның хезмәт хакын арттыруда алгарыш сизелсә дә, мәктәптәге кәгазь эшенең күплегеннән зарланулар әле дә тынмый. Заманча технологияләрнең мәктәпкә килүе укытучы мәшәкатьләрен арттырды гына. Соңгы елларда мөгаллимнәргә бер эшне ике төрле итеп башкарырга туры килде.
Мәктәпләр компьютерлар белән җиһазлангач, педагог ике журнал алып барырга мәҗбүр булды. Нәтиҗәдә, укытучының күп вакыты сыйфатлы белем бирүгә түгел, ә билге, өй эше һәм дәрес темаларын электрон һәм кәгазь вариантта тутыруга сарыф ителде.
Тиздән исә журнал кыстырып дәрескә керүче укытучыларны күрмәячәкбез. Кәгазь журнал, ниһаять, тарихта калачак. Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Мәгариф идарәсе органнарына Казан мәктәпләрен тулысынча электрон журналларга күчерү турында күрсәтмә биргән.
Белүебезчә, Татарстанда Россия төбәкләре арасыннан беренчеләрдән булып 2012 елның 1 сентябреннән сыйныф журналларын электрон төрдә алып барырга рөхсәт итүче норматив-хокукый актлар кабул ителгән иде. Әмма моңа да карамастан күпчелек мәктәп директорлары мөгаллимнәрдән кәгазь журнал тутыруны да таләп итте.
Мәктәпләрдә электрон журналлар куллануны тикшерү максатыннан, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы укытучылар арасында интернет-сораштыру үткәргән. 15 мең укытучы җавапларын анализлаганнан соң, шул ачыкланган: аларның бары 25 проценты гына кәгазь журналдан баш тартып, документның электрон төренә күчкән. Педагогларның күп өлеше - 74 процент - ике төр җурналны да тутыра, 1 проценты бары кәгазь вариантны гына куллана икән

«Intertat. Ru» материаллары буенча

Комментариев нет:

Отправить комментарий