12 апр. 2013 г.

ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов: "Һәрбер эшне ата-аналар белән киңәшләшеп башкарырга тиешбез"


12.04.2013
Актаныш районының хакимият башлыгы Энгель Фәттахов ТР мәгариф һәм фән министры итеп билгеләнгәч күпләр: “Мәгариф өлкәсенә мөнәсәбәте булмаган кеше министр була аламы?” – дип гаҗәпкә калган иде. Хәзер инде аның әлеге вазыйфага керешүенә ярты ел вакыт узды. Милли мәгариф язмышы өчен борчылган кешеләр: “Күптән шундый җитәкче кирәк иде”, – дип аңа бәя бирде.
БДИга электрон капка аша кертергә
– Энгель Нәвапович, быел беренче тапкыр республика мәктәпләренең сыйфатын бил-геләүче рейтинг булдырылды. Аның БДИ нәтиҗәләрен нигез итеп алуы белән кайберәүләр килешмәде. Киләсе елларда рей¬тинг төзү принципларын камилләштерү күздә тотыламы?
– Һәрбер белем бирү үзәге, муниципаль берәмлек рейтингка керергә тиеш. Бөтен кеше дә бер көтүдә була алмый бит. Көтүнең әйдәп баручысы, уртада йөрүчесе, ахырдан сөйрәлүчесе була. Шуңа күрә яңа министр буларак, аны киләчәктә дә кулланачакмын. Чөнки муниципаль берәмлекләр арасында ярышып эшләү мохите тудырмасак, эшләү авыр булачак. Безнең аша муниципаль берәмлекләргә, белем бирү учреждениеләренә күп акча бирелә. Әлбәттә, акча бервакытта да җитми. Аны теләсә кемгә, теләсә ничек таратуга юл куймаячакмын. Минем принцип – беренче чиратта, эшләгәннәргә булышу, ягъни конкурс, грантлар игълан итү. Дөрестән дә, кешенең хезмәтен лаеклы итеп бәяләргә кирәк. Шуңа күрә рейтинг төзү булачак. Нинди күрсәткечләр буенча төзү – икенче мәсьәлә. Шул ук вакытта әлеге исемлекне БДИ гына түгел, бер¬ничә критерийга нигезләнеп чыгардык. Беренче күрсәткеч математика, рус теленнән имтихан нәтиҗәләрен исәпкә алган иде. Безгә БДИ ошыймы, ошамыймы – ул бар, кабул ителгән. Ә аның гадел булуы һәрберебездән тора –укытучылардан да, укучылардан да, әти-әниләрдән дә, бездән дә. Имтиханнарны гаделләштерү өчен үземнең көчемнән килгәнчә тырышачакмын. Рейтинг кемнең нинди хисап бирүе буенча гына оештырылмады. Ул сынауларның кайсы районда ни дәрәҗәдә бирелүен күрсәтә. Бөгелмә районы беренче урынга чыкты, андагы белем сыйфаты бөтен таләпләргә дә туры килә. Икенче критерий – 80 һәм аннан да югарырак балл туплаучыларның саны. Алар бит берничә генә түгел. Моны ничек дөрес түгел дип әйтәсең? Өченче күрсәткеч – “2”ле алучылар һәм аттестатсыз калучылар саны. Әти-әниләр, укытучылар, район башлыклары да балаларының начар билге алуын теләми. Шуңа да карамастан, “2”ле алучылар бар. Нәтиҗәләргә ничек ышанмыйсың? Соңгысы – олимпиада нәтиҗәләре. Бу очракта да рәсми күрсәткечләр дөрес түгел дип әйтеп булмый. БДИны гадел үткәрү буенча республикада күп эшләнелә, әмма тагын да эшләргә кирәк. Укыту, тәрбия мәсьәләсе, милли мәгариф торышына багышланган аерым рейтинглар булдырачакбыз. Әйткә¬немчә, хезмәткә бәя бирү, урыннар чыгару ярышып эшләргә этәргеч бирәчәк.
– Быел имтихан уздыру пунктларына “глушилка”лар ку嬬лачакмы?
– Бүген БДИ баланың белем дәрәҗәсенә бәя бирүче төп күрсәткеч булып тора. Министрлыктагы бүлекләр аны объектив үткәрү өчен эшләргә тиеш. Үткәрү системасы камил булырга тиеш. Киләчәктә инглиз теле дә мәҗбүри имтиханнар исемлегендә булачак. Күп тел белү берәүгә дә зыян китерми. Сынау уздыру буенча таләпләрне арттырырга җыенабыз. Бүлек җитәкчеләре, аны оештыручылар, министрлыктан имтихан пунктларына җибәрелә торган вәкилләрнең җаваплылыгы артачак, шул ук вакытта техник чаралар да кулланылачак. Телефон элемтәсен тоткарлау системасы урнаштыру, имтиханга кергәндә балаларны металл эзләгеч капка аша уздыру мәсьәләләре карала. Боларны күздә тоткан хат тиешле органнарга җибәрелде.
– Республикада сәләтле балалар өчен лицей-интернатлар системасы булдырылачак. Әле¬ге система ни дәрәҗәдә отышлы?
– Бала шәһәрдә дә, авылда да бертөрле туа. Әмма аларга тумыштан төрле сәләт бирелә. Педа¬гогларның төп бурычы – сәләтле балаларны табып, аларга ярдәм итү. Без, үз чиратыбызда, аларга шартлар тудырырга тиеш. Мин 22 төрле фән буенча җаваплы белгечләр белән очрашып чыктым, һәр фәнгә җаваплы кешеләр билгеләнде. Күптән түгел Кукмара районында узган коллегиядә математика фәне буенча белем сыйфатын күтәрү турында сөйләштек. Олимпиада күрсәткечләре буенча Россия күләмендә Татарстан дүртенче урында тора. Моңа кадәр укучылар математика буенча олимпиадада югары сыйныфларда катнашса, хәзер аны 4 нче сыйныфтан башлап кертмәкче булабыз. Математика авыр фән булса да, бездә илкүләм олимпиадаларда җиңүчеләр күп. Республика күләмендә ел әйләнәсендә математикадан олимпиадаларга әзерләү буенча үзәк булдырылачак. Анда иң сәләтле укучыларны, иң тәҗрибәле укытучыларны туплаячакбыз. Сәләтле балаларны барлау максатыннан Татарстанда лицей-интернат, гимназия-интернатлар челтәре булдырылачак. Бу эш районлап оештырылыр һәм анда 15-17 белем йорты керер дип көтелә. Аларда телләргә өйрәтү, тәрбия мәсьәләсен күтәрү максаты куела. Бүген Казан (Идел буе) федераль университеты белән эш алып барыла.
Сәләтле бала тәүфыйклы да булырга тиеш. Тәрбияне мәктәптә генә биреп бетереп булмый, шуңа күрә әти-әниләр институтын, мәк¬тәптән тыш эшчәнлек белән шөгыльләнүче белгечләрне тартмасак, тиешле нәтиҗәләргә ирешә алмаячакбыз. Моның өчен мохит тудыру зарур. Актаныш районында сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия булдырмаган булсак, без Айдар Шәйхинның сәләтле егет икәнен белмәгән дә булыр идек. Ул берничә тапкыр респуб¬лика күләмендә уздырылган бәйгеләрдә җиңүче булып танылды. Айдарны чын мәгънәсендә шәхес дип әйтеп була. Гимназиягә Та¬җикстаннан, Красноярск, Самара кебек шәһәрләрдән дә килеп укыйлар. Бер авыз сүз татарча белмәгән балалар хәзер саф татарча сөйләшә. Балаларның төрле фәннәрдә һәм өлкәләрдә булган сәләтләре дә ачыклана һәм үс¬терелә. Яңа гимназия, лицейларга да чит төбәкләрдән сәләтле укучылар җәлеп ителәчәк.
Башлангыч мәктәп, ике бала укыса да, сакланачак
– Мәгариф хезмәткәрләренең 2012 елгы эшчәнлегенә йомгак ясаганда, Сез, база мәктәпләре күп булырга тиеш түгел, дип белдердегез. Моны база мәктәпләрен оптималь-ләш¬терә башларга мөмкиннәр дип уйлаучылар да булды. Бу чынлыкта нәрсә дигән сүз? Алга таба безнең бала саны аз булган мәктәпләргә ябылу куркынычы янамасмы?
– Дөрестән дә, база мәктәплә¬ре (укучылар төрле авыллардан килеп белем алучы урта мәктәпләр – С.С.) күп булырга тиеш түгел. Элек тә шулай иде. Урта мәк¬тәпләрнең күпчелегендә 50 бала укый, әмма анда шуның кадәр укытучы юк. Алай була алмый. Анда ким дигәндә 150дән дә аз бала укымаска тиеш. Бөтен мәктәпләрне дә заман таләпләренә туры китерә алмыйбыз. Районнан килгән кеше булгач, бу мәсьәләне яхшы беләм. Анда яхшы укытучылар табу да проблема. Укытучыларга карата хөрмәт ил күләмендә дә, Татарстанда да арта бара. Тырышып эшләр өчен аларга стимул бар. Рес¬публикада укытучыларның уртача хезмәт хакы 24 мең сумны тәшкил итә, ел ахырына аны 26 мең сумга күтәрергә җыенабыз. База мәктәпләре көчле укытучылар белән тәэмин ителергә тиеш. Актаныш районында 22 база мәктәбе бар иде, ул хәзер 7гә калдырылды. База мәктәпләренең юнәлешләрен билгеләргә кирәк. Монда ул авыл хуҗалыгы, гуманитар, техник яки башка юнәлешләр буенча булырга мөмкин. Шулай ук Актанышта коррекцион, кадет мәктәпләре, гуманитар гимназия бар. Районнарда ата-аналарга балаларын үзләре теләгән мәктәпләрдә укыту өчен мөмкинлек тудырылачак. Районда эшләгәндә Аеш авылында төп мәктәп бар иде, аны калдырырга дип планлаштырган идек. Әмма әти-әниләр балаларын Актанышка илттеләр. Шулай итеп, аны башлангычка кал¬дырырга мәҗбүр булдык. Әти-әниләрнең теләкләренә каршы килергә ярамый. Алар балаларының сыйфатлы белем алуын тели. Әмма мәктәпләрне ябу мәсьәләсенә бик сакчыл карарга кирәк. Һәр муниципаль берәмлектә белем бирү системасы ничек булуы, әйтик, база мәктәпләренең саны, аларның нинди юнәлештә эшләячәге, автобус маршрутлары билгеле булырга тиеш. Ата-аналар белән киңәшләшеп эшләргә кирәк. Аларга каршы килә алмыйбыз. Яңа “РФдә Мәгариф турында”гы Законда да бу хакта әйтелгән. Актанышта да оптимальләштерү мәсьәләсендә кемнедер урамда калдырып, аларның күз яшен түктереп эшләмәдем. Хезмәт яшендәге, балалары, гаиләсе булган кешене ничек урамга чыгарып ташлап була, аңлый алмыйм. Мондый адымга бармадык, бармаячакмын. Үземнең кул астында эшләүчеләрдән дә шуны сорар идем. Республика җитәкчелеге дә, район башлыклары белән дә бу хакта сөйләштем, алар тәкъдимне хуплады.
Башлангыч мәктәпләрдә ике бала укыса да, алар сакланачак. Баланы салкыннарда автобус көттереп торуга каршы мин. Ата-аналар да моңа риза булмаячак. Тугызъеллык мәктәпләр дә калдырылачак. 50шәр баланың күрше авыл мәктәбенә йөреп укуын дөрес дип санамыйм. Автобуска ике рейс ясарга туры килә. 5тән 9 сыйныфка кадәр 10-12 бала булса ярый, алар автобуска да сыя.
"Укыту, тәрбия мәсьәләсе, милли мәгариф торышына багышланган аерым рейтинглар булдырачакбыз. Хезмәткә бәя бирү ярышып эшләргә этәргеч бирәчәк".
Милли мәгарифне дә уңай якка үзгәртмәсәм, дөрес булмас
– Сезнең милли мәгарифкә карата мөнәсәбәтегез уңай булу бик сөендерә. Әлеге өлкәдә нәрсәләрне үзгәртергә уйлыйсыз? Республикада татар телендә белем бирә торган ничә мәктәп бар?
– Телне саклау гаиләдән килә. Мәгариф министры буларак, мин аларны гаепләп утыра алмыйм. Белем бирү системасында үзебездән торганны эшләргә тиеш. Төп максат шул. Әлбәттә, бу – бик авыр мәсьәлә. Ике телне дә үстерү өчен республика Президенты бөтенесен дә эшли. Монда туган телгә өйрәтү буенча “Ана теле” һәм башка проектларны да әйтергә була. Алар зур чыгымнар сорый. Аларның берсенә дә республика башлыгының каршы килгәне юк. Туган тел балалар бакчаларында, башлангыч мәктәптә бирелергә тиеш. Моның өчен бакчаларда аерым укыту программалары тәкъдим ителде. Рус теле һәм татар теле¬н өйрәтү буенча бакчалар өчен грант игълан иттек. Телләр¬не өйрәткән 20 бакчаны билгеләп, аларның һәркайсына миллион сум акча биреләчәк. Быел аңа майда йомгак ясалып, ул дәвамлы булачак. Ике телнең дә ничек өйрәнелүен бакчаларга чыгып, сабыйлар белән аралашып беләчәкбез. Башлангыч сыйныфларда телләр¬не өйрәтүгә, фәннәрне татарча укытуга таләп куярга иде. Бүген дәреслекләр әзерләнә, рус балаларын татар теленә өйрәтүче укытучылар белән очрашып, фикер¬ләрен белештем. Районнарда милли мәгариф буенча белгеч бетерелгән иде, 1 июньнән алар кире кайтарыла, һәрбер районда булачак. Министрлыкның милли мә¬гариф структурасына да үзгәрешләр кертергә җыенам. 3-4 кеше белән генә 43 район һәм 83 төбәктәге милли мәгариф мәсьә¬ләләрен сыйфатлы итеп хәл итү мөмкин түгел. Милли мәгариф торышын да уңай якка үзгәртмә-сәм, дөрес булмаячак бит инде. Мин моны үземнең изге бурычым итеп күрәм.
Мескенгә сабышып, ата-анадан акча җыюга каршы мин
– Министрлык мәктәпләрдә ата-аналардан акча җыю буенча “кайнар элемтә” линиясе булдырган иде. Аның нәтиҗәләре ничек? Бу мәсьәләдә алга китеш сизеләме?
– Бүген республиканың яңа “Мәгариф турында”гы законы әзерләнә. Мөмкинлеге булган ата-ана мәктәпкә ярдәм итәргә тиеш, аны беркем дә инкарь итми. Шул ук вакытта балаларны кыен хәлгә калдыруга да битараф кала алмыйм. Монда тәртип булырга тиеш. Бүлек җитәкчеләрен укыттык, сайтта “кайнар линия” ачтык, һәр шалтыратуга игътибар итәбез, шикаятьләрне урынга барып тикшерәбез, ай саен нәтиҗә ясыйбыз. Министрлык бу эшне системалы рәвештә алып барачак. Директор, сыйныф җитәкчеләре моны аңлар дип ышанам. Мәктәп директорына, нигә ата-анадан акча җыеп, түбәңне ремонтламыйсың, димибез бит. Моның башка юллары бар. Республика ел саен ремонт өчен мәктәпләрне төзекләндерүгә 2,5 миллиард сум акча бүлеп бирә. Биш ел эчендә 800гә якын мәктәп ремонтланыр дип көтелә. Мескенгә сабышып, ата-анадан акча җыюга каршы мин.
– Соңгы елларда укытучылар белем бирүдән бигрәк, “кәгазь боткасы”ннан, ягъни хисап тутыру проблемасыннан интегә. Әлеге мәсьәлә ничек хәл ителәчәк?
– Дөрес күтәрелә торган сорау. Безне кәгазьләр, хисапларны электрон тутыру буенча пилот министрлыгы итеп билгеләделәр. Бе¬ренчедән, бездә “Электрон мәгариф” системасы эшләп килә. Икенче баскыч итеп, хисаплар саны киметеләчәк. Алардан мәҗбүри итеп түгел, портал аша кирәкле мәгълүматны алып, гомумиләштереп, тиешле формада тиешле органнарга биреләчәк. Бу минем үземә дә ошый. Укытучыларга күп грантлар бирәбез. Мәгариф җитәкчеләре, мәгълүмати-методик үзәк җитәкчеләренең фикеренә колак салмыйча, кем яхшы тутыра, шуңа карап акча тарата идек. Моңа да ачуым килә иде. Моннан да китәчәкбез. Әгәр мәгариф бүлекләренә, директорга ышанмасам, берүзем 36 мең укытучының ничек эшләвен белә алмыйм.
– Яңа уку елында дәреслекләр проблемасы тагын кабатланмасмы? Бу уңайдан ни¬ләр эшләнә?
– Моның өчен бик күп эшлән¬де. Кайсы мәктәптә кайсы укытучы нинди китаптан укытачагы буенча заявка бирәсез, дип мәгариф җитәкчеләренә, мәгълүмати-методик үзәкләре директорларына әйтеп куйдым. Шул заявканы капларга тырышачакбыз. Ел ахырында 25 миллион сумга дәреслек алып тараттык. Быел китап белән тәэмин итү өчен 200 миллион сумнан артык тотылды. Мәскәү нәш¬риятларындагы директорларны кат-кат чакырып сөйләштек. Алардан ташламалар ясауны сорадык. Нәшриятларга районнарга китереп бирү шарты куелды. 1 августка кадәр дәреслекләр әзер булырга тиеш дигән бурыч куйдык.
"Милли мәгариф торышын да уңай якка үзгәртмәсәм, дөрес булмаячак бит инде. Мин моны үземнең изге бурычым итеп күрәм".
Бала кирәкле белемне үзе таба белергә тиеш
– Татарстан 30 мең укытучыны Сингапур укыту алымнарына өйрәтергә җыена. Бу алымнар ни дәрәҗәдә отышлы дип саныйсыз?
– Татарстан укытучылары – лидерлар сафында. Әмма без бүген¬ге заман таләпләренә җавап бирә торган белем бирергә тиеш. Мин Лондонда бөтендөнья форумында булып кайттым. Анда йөздән артык илдән мәгариф министрлары җыелып, мәгариф өлкәсендәге яңалыклар хакында сөйләштеләр. Сингапур тәҗрибәсен кулланганда, без үзебезнең традицион укыту системасының да шактый уңай яклары барлыгын онытмаска тиеш. Биредә үзебезнең иң уңышлы укыту ысуллары белән чит илнең алга киткән технологияләрен синтезлау турында сүз алып барырга кирәк. Без баланың үзен белем алуга тартырга тиеш. Яңа федераль стандартларда шулай куелган. Бала, укытучы сорармы икән, дип калтырап торырга тиеш түгел. Менә шул ысулга укытучыларны өйрәтәчәкбез. Андагы техно¬логияләр иң алдынгы санала. Өч еллык килешү төзеп, 30 меңнән артык укытучыны бу тәҗрибәгә өйрәтәчәкбез. Төп максат – балага шәхес итеп карау, аңа мөстәкыйль белем алу юлларын өйрәтү.
– Гомумән, республика мә¬гарифен нинди яңалыклар кө¬тә? Сезне нинди проблемалар борчый?
– Министр – ул идарә итүче, шуңа күрә, беренче чиратта, яхшы команда тупларга тиеш. Һәр участокта үз эшенең белгечләре булырга тиеш. Бүген шуның өс¬тендә эшлим. Калганнарны да үпкәләтергә ярамый. Әмма алар үзенә туры килгән эштә эшләргә, шулар аркасында башкалар газап¬ланырга тиеш түгел. Мәгариф системасы – бик четерекле тармак. Аңа Һәр гаилә бәйле. Шуңа күрә борчыган проблемалар бик күп. Бу сорауга күпмедер эшләгәннән соң җавап бирермен. Эшлисе эшләрем бик күп әле. Хәзер¬ге этапта җавап бирү дөрес түгел.

«Ватаным Татарстан» материаллары буенча

Комментариев нет:

Отправить комментарий