1 мая 2013 г.

Милләтебез кояшы син, Тукай!




26 нчы апрельдә районыбызның "Мизгел" мәдәни яшьләр  үзәгендә Габдулла Тукайның тууына 127 ел тулуга багышланган  «Шигырь бәйрәме”  үткәрелде. Район хакимияте башлыгы  Р.Р. Хәбипов бәйрәмне ачып җибәрде.  Кунак  итеп якташ язучылар, ветеран укытучылар чакырылды. Бәйрәм кичәсен Мөслим лицее укучылары алып барды.  Район мәктәпләреннән килгән укучылар тарафыннан  Тукай  һәм татар әдипләренең шигырьләре , Тукай  сүзләренә җырлар яңгырады. Укучыларга "Иң оста шигырь сөйләүче", "Тукай сүзләренә язылган җырларны иң оста башкаручы" , “Тукай әкиятләрен иң оста сәхнәләштерүче” номинацияләрендә урыннар билгеләнде.
“Тукай әкиятләрен иң оста сәхнәләштерүче” номинациясендә Мөслим лицееның 4б сыйныфы укучылары җиңү яулады. Якташ язучылар Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Лилия Садриева укучыларга шигъри теләкләрен җиткезделәр. Кичә “Туган тел” җырын күмәк башкару белән тәмамланды.

Комментариев нет:

Отправить комментарий