27 мая 2013 г.

“Соңгы кыңгырау” бәйрәме



25 нче май көнне Мөслим лицеенда  “Соңгы кыңгырау” бәйрәме узды. Мәктәбебез канат ярган кошчыкларын олы тормыш юлына озата. 11 көз, кыш, яз, җәй бик тиз үтеп киттеләр. 5 нче сыйныфта “Апа!” дип кочаклап алган, һәр сере белән уртаклашкан  укучыларым үсеп җитеп, берсеннән-берсе матур, акыллы егетләр, кызлар булдылар. Бүген мин дә, сыйныф җитәкчесе буларак, 23 укучымны олы тормыш юлына озатам. Бу чыгарылышым сәләтле, акыллы, мөстәкыйль, иҗади булулары, яхшы укулары, төрле конкурсларда, олимпиадаларда җиңүләр яулавы белән аерылып торды. Без, укытучылар, Сезне бик сагынырбыз инде. Бәхетле булыгыз, минем алтыннарым!

Соңгы кыңгырау яңгырый бүген.
Яңа юл яра гомер агышы.
Соңгы кыңгырау - әнкәй догасы,
Изге юл тели аның тавышы.

Ашыгабыз, һаман ашыгабыз
Ни көткәнен белми һичкем дә -
Сезнең юллар вакыт кулында гел,
Сезнең юллар язмыш иркендә.
Хәерле юл!
Хәерле юл, сезгә, укучылар!



Комментариев нет:

Отправить комментарий