3 нояб. 2013 г.

Соңгы вакытта Татарстан Сингапур мәгарифенә йөз тота башлады

Соңгы вакытта Татарстан Сингапур мәгарифенә йөз тота башлады

Андагы укыту системасы ни дәрәҗәдә отышлы соң? Аларның укыту алымнары безнең белем бирү системасына туры киләме? Сүзебез шул хакта.
3 ел эчендә 30 меңнән артык педагог әлеге алымнарны үзләштерәчәк. Август аенда республикада 400 методист өчен Сингапур укулары оештырылган. Алар арасыннан иң-иң дип табылган 200 методист чит илнең укыту серләрен райондагы башка педагогларга төшендерәчәк.
IQ дәрәҗәсен тест ярдәмендә ачыклыйлар
Сингапурның белем бирү системасы безнекеннән кайсы ягы белән аерыла соң? Аларда дәресләр китапка табынып, теорияне өйрәнүгә юнәлдерелмәгән. Киресенчә, укучыны төрле яклап үстерү, тормышка өйрәтү күздә тотыла. Сингапурда барлык балаларга да бертөрле шартлар тудырылган, елга бер тапкыр 12-13 яшьлек укучыларның IQ дәрәҗәләрен ачыклый торган тест үткәрелә. Аны дөньяның иң яхшы белгечләре оештыра.
Шуңа күрә Сингапурда әти-әниләр нәтиҗәләрне яхшырту өчен таныш-белешләргә мөрәҗәгать итә алмый. Сынау нәтиҗәсе буенча иң яхшы укучылар тагын да дәрәҗәлерәк мәктәпләргә эләгә. Анда укулар иртәнге 8 сәгать 30 минуттан кичке сәгать 6га кадәр дәвам итә. Укучыларның ни дәрәҗәдә сәләтле булуын аларның хезмәтләреннән, иҗади эшләреннән күрергә була. Алар эшләнгән әйберләр мәктәп коридорын, укыту кабинетының диварларын бизәп тора. Бөтен система баланың сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән. Әти-әниләр җыелышы конференция режимында үтә. Укучы, укытучы, әти-әни утырып, баланың укудагы казанышлары, проблемалары, аларны чишү юллары турында сөйләшә. Бу баланың уку теләген арттырырга, үзенә ышанычын күтәрергә булыша. Ел саен яхшы укучыларның 2 проценты дәүләт хисабына дөньяның иң яхшы уку йортларына җибәрелә. Һәр укытучы ел саен үз фәне буенча соңгы казанышларны истә тотып, квалификациясен күтәрә. Укучыларда ватанпәрвәрлек, гаиләгә тугрылык кебек сыйфатлар тәрбияләргә тырышалар. Гаилә тормышына әзерлек мәктәп программасына кертелгән.
Озак сөйләмә, укытучы!
Быел Арчада узган республика мәгариф хезмәткәрләренең төп август киңәшмәсендә Сингапур белгече Майк Тируман безнең дәресләргә нәрсәләр җитмәвен әйтеп узган иде. “Укытучы дәрестә озак сөйләмәскә тиеш. 45 минутлык дәреснең биш минуты узгач ук, укучы игътибарын читкә юнәлтә башлый. Заяга узган дәрестән ни файда? Бик күп нәрсә укытучыдан тора. Без, укытучылар балаларның кызыксынучанлыкларын бетерүдә гаепле. Программага нигезләнеп, күпне белергә теләве күзләрендәге очкыннардан күренеп торган, төрле сораулар яудырган балаларны урыннарына утыртабыз. Сингапур укучылары дәрестә үзара аралашырга, фикерләрен белдерергә, лидерлык сыйфатларына, төрле мәсьәләләрне хәл итәргә өйрәнә”, – дигән иде ул.
Казанда Сингапур укулары беренче мәртәбә узганда башкала укытучылары алардагы дәресләрнең шулкадәр җанлы үтүенә шаккаткан иде. Янәсе, тренер бар кешене авызына каратып тора. Бездә исә традицион дәресләр лекция укуга тиң. Педагог дәрес буена нибары ике-өч укучыны гына тыңларга өлгерә. Ә сыйныфта алар күпме? Сингапур укытучысының шау-шулы сыйныфны кулын өскә күтәреп туктата алуы үзе бер осталык. Бездә бит кайбер укытучы өстәлгә күпме сугып та тынычландыра алмаска мөмкин. Бигрәк тә менә шуларга исләре киткән иде аларның.
“Дөрес түгел!” дип әйтергә ярамый!
Кама Тамагы районындагы Сөйки мәктәбенең җәмгыять белеме укытучысы Ильмира Фәткулова дәресләрдә әлеге алымнарны куллана башлаган да инде. Сингапурча дәрес ничек була соң ул? Безнең дәресләр ни дәрәҗәдә үзгәрә?
Гадәти сыйныф бүлмәсе. Парталар. Укучылар. Укытучы. 45 минут дәрес. Боларның берсе дә үзгәрми. Безнең укыту-алымнары бары тик уен формалары белән баетыла. Элеккеге кебек сүзен әйтергә куркып утырган укучы да, “Син дөрес әйтмисең” дип күңелеңне төшергән укытучы да юк монда. Киресенчә, үз фикерен әйтә белгән, бәхәскә керергә курыкмаган укучылар гына бар. Шул ук вакытта музыка тавышы яңгырый. Әмма бу музыка дәресе түгел. Укучылар музыка тәэсиренә бирелеп хәрәкәт итә, шуннан соң туктап кала. Шул вакытта алар тиз генә парлашып өлгерергә тиеш. Укытучы тема буенча сорау бирә, укучылар үз фикерләрен, җавапларын әйтә. Уен дәвам итә, музыка туктагач, алар башка парга берләшә. Менә шулай итеп уен уйнап, шул ук вакытта белем туплап, күңелле яши хәзер укучылар. Бу дәреснең элементлары гына. Һәр укытучы үз дәресен үзенчә уздыра. Дәфтәргә язу, китап уку дигән нәрсә дә онытыла дигән сүз түгел. “Уеннар ят тоелгандыр инде. Башта балаларның кайберләре катнашырга читенсенә иде, хәзер берсе дә оялып тормый. Төркемдә балалар саны төрлечә булырга мөмкин. Мәсәлән, минем 10нчы сыйныфларда төркемдә – ике, 11нче сыйныфта 5 кеше”, – ди Ильмира Ирековна. “Өй эше дигән нәрсә бармы соң?” - дип кызыксынабыз. “Бар, әмма ул киләсе дәреснең эчтәлеген күздә тотып бирелә. Укучылар Интернеттан төрле мәгълүматлар таба, төшенчәләрне өйрәнә. Дәрескә килгәч, шул хакта фикер алышалар. Көчсезрәк яки яхшырак укыган баладан да бертигез сорала. Шуңа күрә алар бертигез тырыша. Бу система буенча балаларның игътибары азга гына да читкә китми. Кисәтүләр дә ясамыйм хәтта. Алар чын күңелдән дәрескә бирелгән. Шуңа күрә миңа кулны күтәреп тынычландырырга туры килми. Мин ул элементны кулланмыйм. Шунысы мөһим: укучыга беркайчан да “Син дөрес эшләмисең” дияргә ярамый. Элек үз фикерен дөрес итеп әйтмәгәндә алай әйтелә иде. Барысы да үз фикерен әйтә, дөрес фикер бергәләшеп табыла. Укучы үз хатасын соңыннан барыбер аңлый. Дәрестә шулай гел аралашып, фикер алышып торабыз. Әмма дәрес тамырдан үзгәрде дип әйтеп булмый”, – ди мөгаллимә.
БДИ аралашуны киметте
Кама Тамагы районы мәгълүмати-методик үзәк директоры Нурзия Җиһаншина әйтүенчә, быел Казанда аларның 8 методистлары укып кайткан. Октябрь башында Сингапур белгечләре Кама Тамагы мәктәбе укучылары өчен консультацияләр уздырачак. Укытучыларның дәресләрен карап, аларга киңәшләр бирәчәкләр. Шуннан соң чират Олы Кариле, Затон, Тәмте мәктәбе укытучыларына җитәчәк. Кама Тамагында быел 118 укытучының яңа ысулларга өйрәнүе көтелә. Югарыда әйтелгән Сөйки мәктәбендә Сингапур алымнарын кулланалар. “Бу система буенча укытучыга бик нык әзерләнергә туры киләчәк. Чөнки дәреснең барышын тулысынча күзалларга кирәк. Дәрес элементлары берсе-берсенә бәйләнеп бара. Без укытучы сөйләгәндә баланың ни дәрәҗәдә уйлап, тыңлап утыруын белмибез. Укытучылар арасында, төркемнәргә, парларга бүленеп эшләү моңа кадәр дә бар иде бит, диючеләр бар. Ләкин ул вакытта төп игътибар көчле укучылар белән эшләүгә бирелә иде. Монда акрынрак кыймылдаган бала да активка әйләнә. Бердәм дәүләт имтиханнары кертелгәч, укучыларның аралашуы, социальләшүе кимеде. Бу алымнар шул бушлыкны тутырырга ярдәм итәр дип көтәбез”, – ди ул.
Сингапурча укыту безгә ят түгел!
Балтач районы Салавыч мәктәбе укытучыларына Сингапур укыту алымнарын кабул итү авыр булмаган. Ни өчен дигәндә, алар моңа кадәр укыту-тәрбия эшендә кулланган галим Әхмәт Рәхимовның иҗади үсеш технологияләре Сингапур белем бирү системасына охшаган. “Без әлеге технологияләрне куллану буенча 2003 елдан бирле Чаллыдагы укытучылар әзерләү институтының тәҗрибә мәйданчыгы булып торабыз. Шушы сынауда катнашкан укучылар быел 11нче сыйныфта инде. Аларның белем сыйфатлары 73 процентны тәшкил итә. Укучылар төркемнәргә бүленеп эшли. Төркемдә – 4-5 бала. Алар белемне үзләре эзләп таба. Укытучы максатны билгели, билгеле бер проблема куела, шуннан соң аны чишү юллары эзләнә. Укучыларның берсе дә читтә йомылып калмый. Болай укыту фикерләү сәләтен арттыра”, – ди мәктәпнең директор урынбасары Зөһрә Сәмигуллина.
Мөслим гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Тимергалиева Сингапур укыту алымнары белән быел Алабуга шәһәрендә узган мәктәп укытучыларының халыкара фестивалендә танышкан. “Безнең өчен яңалыгы юк. Рәхимов, Яхин, Мәхмүтовның укыту технологияләрендә болар барысы да бар. Сингапур белгечләре үзләренең укыту алымнарын Совет галиме Лев Выготскийның эшләнмәләренә таянып эшләүләрен яшермиләр, – ди ул. – Миңа укучыларның күзгә-күз карашып эшләве, тыңлый белүе, фикер тупларга өйрәнүе ошады. Чөнки Интернет заманында балаларга бу җитми. Безнең укытучылар: “Безнең заманда шулай иде”, - дип сөйли иде. Хәзерге укучыларга шулай дип сөйләп кара син, “отстой” диячәкләр. Шуңа күрә укытучы җәмгыятькә яраклашып, 50-60 ел алга карап, аларны кайгыртып сөйләргә тиеш. Сингапур тренерлары дәрес төзелешендәге элементларны үз исемнәре белән инглизчә әйтергә куша. Әмма минем туган тел дәресләрендә аны үз телемдә әйтәсем килә. Алайса укучының йөрәгенә барып җитми бит ул. Барлык мәктәпләр дә Сингапурча укытуга күчеп бетәр, дип уйламыйм. Чөнки авылда сыйныфта берничә бала укыганнар да бар. Аларда төркемләп аралашуны оештырып булмый бит”, – ди ана теле укытучысы.
Яңа технологияләргә – белемле кадрлар
Күптән түгел Татарстан муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләре Сингапурда стажировкада булып кайткан иде. “Без анда дәүләт төзелешенең төрле өлкәләре белән таныштык, - ди Актаныш районы хакимияте башлыгы Фаил Камаев. - Кызлар мәктәбендә дә булдык. Алар да мәктәп формасыннан йөри. Сингапур системасында иҗади фикерләүгә, лидерлык сыйфатларын үстерүгә, проблеманы чишәргә өйрәнүгә өстенлек бирелә. Анда мәгариф министры урынбасары 25 яшьлек егет иде. Ул Америкада укыган, Англиядә стажировка үткән. Дәүләт кадрлар әзерләү, аларны сайлап алуга зур әһәмият бирә. Чит илдә укып кайтканнар үз илләренә хезмәт итә. Әгәр эшләмәсә, чыгымнарны кире кайтарырга тиеш. Мәгариф системасында эшләгән кеше буларак, традицион системаны хурлыйсым килми. Яңа технологияләрне тормышка ашыру өчен белемле кешеләр кирәк. Алдынгы технологияләрне күчерү кирәк дип әйтә алмый. Әмма аны кулланганда төрле милләт традицияләрен, аларның менталитетын исәпкә алу кирәктер дип уйлыйм”.
Казандагы махсуслашкан олимпиада-фәнни үзәк директоры Павел Шмаков: “Мин Сингапур белем бирү системасына уңай карыйм, -ди. - Ләкин андагы белем бирү системасын Россиягә, Татарстанга күчерү яклы түгелмен. Моны 11 ел фин белем бирү системасында эшләгән, Америка, Сингапур һәм башка илләрдәге системаны өйрәнгән кеше буларак әйтәм. Казан (Идел буе) федераль университеты каршындагы Лобачевский исемендәге лицейны җитәкләгән вакытта да Сингапур тренерлары белән очрашырга туры килде. Алар Россиянең менталитетын тоемлый алмый. Безнең илдә укучылар да, укучылар белән укытучылар арасындагы мөнәсәбәтләр дә башка төрле. Балалар ике әйбер өчен укый: йә аларны 60нчы еллардагы кебек укырга мәҗбүр итәләр, йә укытучыга, фәнгә мәхәббәт булганга. Сингапур тренерлары техникага, төркемнәргә бүлеп укытуга өстенлек бирә. Ә безгә бу системага күчкәнче, Россиядәге яшәү шартларын, проблемаларын яхшылап өйрәнергә кирәк әле”.
ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов:
– Сингапур белем бирү системасы традицион ысулларга каршы килми, аны уен формалары, эш алымнары белән баета. Укытучы тренер, партнер роленә керә. Укучылар кечкенә яки зур төркемнәрдә, материалны кабатлап, һәр 15 минут саен алга омтылалар. Дөрес фикер бергәләп табыла. Аларның укыту алымнарын бер төрле калыпка кертмичә үзләштермәкче булабыз.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat

Комментариев нет:

Отправить комментарий