5 мар. 2015 г.

II Россиякүләм “Фоат Садриев укулары – 2015” нигезләмәсе



 1. Фоат Садриев укулары Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасы халык язучысы иҗатын өйрәнү, пропагандалау, 2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру һәм укучыларда тикшерү, коммуникатив хәбәрдарлык формалаштыру, фәнни эзләнүләрдә иҗадилыкка омтылыш тәрбияләү максатыннан үтәрелә.
 2. Катнашучылар:
 Төбәкара Фоат Садриев укулары гомуми белем бирү оешмаларының, гимназия, лицейларның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, 8-11 нче сыйныф укучылары катнаша.
 3. Бәйгене оештыручылар:
Казан федераль университеты Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге, “Мәгариф” журналы, Мөслим муниципаль районы мәгариф бүлеге.
Үткәрү шартлары һәм тәртибе
Бәйге 2 турда үткәрелә:
I тур — 2015 нче елның 11 нче мартына кадәр оештыру комитеты бәйгедә катнашу өчен гаризалар, фәнни эшләр, тезислар кабул итә. Гариза, тезис һәм фәнни эшләр nurania.shai@tatar.ru, magarif@bk.ru электрон адресы буенча кабул ителә. (Хәбәрләшү өчен тел.: 8(85556) 2-40-49, 89274804700 — Нурания Әзһәмовна; 89093088105 – Сиринә Миннегалимовна).

1 мар. 2015 г.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Ул көннәрнең даны онытылмас" видеочыгышлар бәйгесе

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Ул көннәрнең даны онытылмас" видеочыгышлар бәйгесе
Бөтендөнья татар конгрессының Казан иҗтимагый оешмасы, Татнетны үстерү фонды, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Белем.ру порталы кысаларында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Ул көннәрнең даны онытылмас" ("Этих дней не смолкнет слава") дип исемләнгән видеочыгышлар бәйгесе үткәрәләр.
Бәйгедә Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларның оныклары, 7 яшьтән алып 17 яшькә кадәр мәктәп укучылары катнаша алалар. Бәйгедә катнашу өчен Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чараның видеосын (татар һәм рус телләрендә) оештыручылар адресына юлларга кирәк.
Бәйгенең номинацияләре:
  1. Иң яхшы режиссёрлык эше (куелыш);
  2. Иң яхшы сценарий;
  3. Иң яхшы актёрлык эше;
  4. Бөек Ватан сугышында җиңү темасын иң яхшы яктырту;
  5. Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышлап язылган иң яхшы авторлык җыры.