1 мар. 2015 г.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Ул көннәрнең даны онытылмас" видеочыгышлар бәйгесе

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Ул көннәрнең даны онытылмас" видеочыгышлар бәйгесе
Бөтендөнья татар конгрессының Казан иҗтимагый оешмасы, Татнетны үстерү фонды, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Белем.ру порталы кысаларында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Ул көннәрнең даны онытылмас" ("Этих дней не смолкнет слава") дип исемләнгән видеочыгышлар бәйгесе үткәрәләр.
Бәйгедә Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларның оныклары, 7 яшьтән алып 17 яшькә кадәр мәктәп укучылары катнаша алалар. Бәйгедә катнашу өчен Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чараның видеосын (татар һәм рус телләрендә) оештыручылар адресына юлларга кирәк.
Бәйгенең номинацияләре:
  1. Иң яхшы режиссёрлык эше (куелыш);
  2. Иң яхшы сценарий;
  3. Иң яхшы актёрлык эше;
  4. Бөек Ватан сугышында җиңү темасын иң яхшы яктырту;
  5. Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышлап язылган иң яхшы авторлык җыры.
Бәйгедә катнашу өчен гаризалар һәм видеоматериаллар ике ай дәвамында 27 февральдән алып 27 апрельгә кадәр xat@belem.ru электрон почта адресына яисә CD/DVD-диск белән Казан шәһәре, Пушкин урамы, 52 йорт, 401 оф. адресы буенча кабул ителә.
Бәйге турында тулы мәгълүмат белән Нигезләмәне укып танышырга мөмкин.
Беркетелгән файлКүләме
"Ул көннәрнең даны онытылмас" ("Этих дней не смолкнет слава") дип исемләнгән видеочыгышлар бәйгесе Нигезләмәсе

Комментариев нет:

Отправить комментарий